Татарстан Республикасы инвестицион проектларны сайлауның яңа технологияләрне кертү өчен сайланган

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) Россиянең 23 регионында инвестицион проектларны җәлеп итү өчен яңа технологияне тормышка ашыра, ул регионнарның бизнес идеяләрен финанс ресурслар белән турыдан-туры тоташтырырга һәм әлеге секторның актив үсешенә этәргеч бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа модель РФ субъектларында инвестицион проектларның киң бүрәнкәне булдыру һәм аларны сайлау процедурасының ачыклыгын арттырырга чакырылган. Аның төп элементларының берсе СИА методикасы буенча сайланган һәм Внешэкономбанк белән укытылган регионнардагы менеджерлар булып тора. Алар банк Стратегиясенә туры килеп региональ проектларны сайлау һәм актив эзләү, шулай ук инициаторлар белән сөйләшү һәм аларга банк таләпләренә туры килеп документлар пакетын формалаштыру белән шөгелләнәчәк. Проектларга бәя бирүне үткәрергә мөмкинлек бирүче “Үсеш проектлары фабрикасы” онлайн-платформасында катнашучыларның аралашу процессы төзеләчәк. Проектны карауның һәр бүлеге, шулай ук экспертларның комментарияләре һәм карарлар онлайн-платформа кысаларында ачык чагылдырылган.

Проектны тормышка ашыру өчен иң уңайлы инвестицион климат һәм дәүләт ярдәм итү региональ чараларны күрсәтүнең максималь дәрәҗәсе булган 23 регион, алар арасында Татарстан Республикасы сайланган. Үсеш проектлары фабрикасы”н тормышка ашыру өчен сайланган регионнарның тулы исемлеге белән LEADER-ID (https://leader-id.ru/specials/openselection_veb) онлайн-платформасында танышырга мөмкин.

“Без төрле регионнарда бизнесны ничек алып барырга белүче һәм сертификацияне үткән профессионаллар белән бергә зирәк системаны төзергә, яхшы проектларны табырга, аларны сайлау һәм бәяләүне үткәрергә, финанслау турында карар итергә телибез, - дип Внешэкономбанк рәисе урынбасары, Идарә әгъзасы һәм проект кураторы Алексей Иванченко сөйли. – Шулай без РФ субъектларының икътисадын һәм бизнесның перспектив өлкәләрен үстерергә, шулай ук яңа эш урыннарын булдырырга ярдәм итәбез”.

“Ачык сайлау методикасы үз регионнарны үстерү нияте булган яхшы белгечләрне формалаштырырга ярдәм итәчәк. Ә проектны бәяләү һәм тормышка ашыру стадиясендә менеджерларга консультатив булышуны инвестицион климатны яхшырту буенча региондагы проект офислары күрсәтә алалар», - дип Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева сөйли.

“Үсеш банкы һәм тышкы икътисади эшчәнлек” дәүләт корпорациясе (Внешэкономбанк) – милли үсеш банкы, Россиянең иң зур финанс институтларының берсе. 1924 елда нигез салынган, 2007 елдан Үсеш банкы турында махсус федераль кануны нигезендә эшли. ВЭБның югары идарә органы РФ Хакимият рәисе Дмитрий Медведев җитәкләгән күзәтү советы булып тора.

2021 елга кадәр Үсеш стратегиясенә туры килеп  ВЭБ үз эшендә сәнәгатьтә югары үзгәртүләр проектларын финанслау, инфраструктура үсеше, чимал булмаган экспортка ярдәм күрсәтү, оборона технологияләрен гражданлык технологияләргә күчерү, инновацияләргә ярдәм күрсәтүдә тупланган. ВЭБ яңа сыйфат дәрәҗәсендә эшләчәк: дәүләт таләпләренә туры килгән проектларны эзләчәк, клиентлар белән бергә бизнес-проектларга анализ ясачак, хосусый соинвестицияләрне җәлеп итәчәк, яңа технологияләрне куллану белән проектлар барышын күзәтәчәк.

http://www.veb.ru

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) – икътисади һәм социаль өлкәләрдә чаралар комплексын тормышка ашыру өчен РФ Хөкүмәте булдырган Россия автоном оешмасы. 2011 елдан эшли. Приоритетлы проектларны алга таба мавыктыру, Россиядә эшмәкәрчелек өлкәсен яхшырту буенча чараларны тормышка ашыру, профессиональ кадрларны үстерү һ.б. белән шөгелләнә.

https://asi.ru

LEADER-IDСИАның эзләү, үстерү һәм лидерларны алга таба мавыктыру өчен информацион платформа. Эш башлану: июль, 2013 ел. 2016 елның ноябренә кулланучылар саны – 55 илдә 1173 шәһәрдән һәм торак пунктлардан 72 597 кеше.

https://leader-id.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International