Талия Миңнуллина «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар Советы утырышында катнашты

2017 елның 28 апреле, җомга

Татарстанның нефть һәм газ комплексы эшханәләре 2017 елның I кварталында 304 млрд. сумга продукция чыгарылган. Резин һәм пластмасса әйберләрен җитештерү 7%ка, химик продуктлар – 6%ка, нефть чыгару 3%ка үсте. Аның белән бергә нефтепродуктларны чыгару 7%ка кимеде.

Моның турында 27 апрельдә үткән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советында әйтелде. Утырышта инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. I кварталда республикада нефть һәм газ конденсатын эшкәртү күләмнәре кимеде, машина бензины һәм дизель ягулыгы чыгаруы кимеде. Нефть продуктларына хакларның үсеше узган елдагы кимүдән керемне арттырырга һәм чыгаруның кимүен компенсацияләргә мөмкинлек бирде. Татарстанның химия эшханәләре I кварталда каучук, техник углерод, полиэтилен һәм полистиролны чыгаруны арттырдылар. «Казаньоргсинтез» һәм «Нижнекамскнефтехим» 5%ка җитештерүне арттырды. “Татнефть”нең шиннар комплексы I квартал эчендә 2,8 млн. шин җитештерде. Бу керемне 28%ка арттырырга мөмкинлек бирде. Шиннарны чыгаруын арттыру техник углеродларга сорауны үстерүен стимульләштерде. Гыйнвар–март нәтиҗәләре буенча «Нижнекамсктехуглерод»та җитештерү 27%ка үсте. Карпов исемендәге Химзавод һәм Синтетик каучукны чыгару буенча Казан заводы күрсәткечләрен кимеделәр, монда завод гыйнвар–март нәтиҗәләре буенча җитештерүне яртыдан күбрәккә киметте. Утырышта шулай ук Татарстанда аминокислоталар, пектиннарны җитештерүен оештыру буенча тәкъдимнәр каралды, «Микросенсор Технолоджи» һәм «Электрощит» оешмаларының мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Шулай ук Казанда “Татарстан нефть, газ һәм химия форумы – 2017” үткәрү турында билгеле булды. Хәзер моңа әзерләнү бара.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International