Татарстан Россия регионнардан беренче булып “Киләчәк энергиясе”н дөнья ЭКСПОсында башлап җибәрә

2017 елның 13 июне, сишәмбе

ЭКСПО-2017дә Татарстан көннәре: көнгә 4 меңнән артык кеше, Назарбаев әфәндегә орден, хакимият һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, яңартылучы энергия чыганаклары һәм ут фонтаны.

Энергия куллану һәм яңартылучы энергия чыганаклары

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе Астанага ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе павильонында республика стендын презентацияләде, аның генераль директоры 10-18 июньдә Татарстан булып тора.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казакъстан башкаласына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина килде.

  10 июньдә  ЭКСПО 2017  халыкара махсуслаштырылган күргәзмә башланды, ул Советлардан калган территориясендә беренче тапкыр уза. EXPO  күргәзмәсе – бөтендөнья икътисади форумнар белән, ә туристик сөйкемлелек ягыннан Олимпиада һәм футбол буенча дөнья чемпионатлары кебек иң танылган спорт чаралары белән чагыштырырлык глобаль масштабтагы вакыйга.

  ЭКСПО 2017нең төп темасы “Киләчәк энергиясе”н билгеләде, ул дөнья лидерларын яңартылучы энергия чыганакларына игътибар итергә чакырылган.

Катнашучылар арасында бүгенге энергетикада үсеш алган, лидер дәүләтләр бар. Беренче чиратта бу Көньяк-Көнбатыш Азия илләре – Көньяк Корея, Сингапур, Индонезия, Малайзия, Япония. Моннан башка Кытай һәм Һиндстан кебек энергия кулланучылар да күргәзмәдә үз павильоннарын тәкъдим итәләр. Яшел технологияләр авангардында торган гадәти дәүләтләр - Нидерландлар, Быекбритания, Германия, Франция. Америка, Азия,БДБ илләре күргәзмә белән кызыксынды. Бөтен дөнья илләре урап алынган диярлек.

Күргәзмә 35 объектта һәм  «Нур Алем»  исемле сфера формасындагы комплекста урнашкан. Павильоннарда бөтен әйбер күрергә мөмкин: космос, кояш, биомассалар, җил, су, киләчәк шәһәр энергиясенә ошаган экспозицияләрдән ут фонтанына кадәр.

  Татарстан яңадан беренче

Татарстан республикасы ЭКСПО 2017дә беренче тематик атнасының генераль директоры булып 10-18 июньдә булып тора, шулай ул Күргәзмәдә Россия регионнарының экспозицияләрен ача. Барлыгы 12 тематик трек булачак, һәрберсе барышында пленар утырышлар һәм бизнес һәм хакимият вәкилләре белән сөйләшүләр уза.

Россия күргәзмәсе ЭКСПО-2017 дә иң зур павильоннарның берсе булып 1008 кв.м. мәйданда урнашкан. Экспозиция  «Русская Арктика» табигый регионы мисалында безнең илнең энергетик потенциалын күрсәтә һәм “Россия – планетаның энергетик потенциалы” слоганы астында үтә. Һәр атна Россия павильоннарның берсендә РФ энергетик компанияләрнең һәм субъектларның проектлары һәм продукциясе белән стендлар алмашачак.

Беренче атна технологик үсешнең халыкара кооперациясе драйверы буларак “Кеше энергетикасы”на багышланган.

Татарстан Республикасы экспозициясе һәрвакыт технологияле һәм инновацион: Татарстан Республикасы мисалында рус, инглиз һәм казакъ телендә Россия регионнарның үсеш драйверларының нигезен күрсәтүче концептлар барлыкка килүче интерактив идән. Презентацион тачскринында 80нән артык аеруча энергетик, шулай ук икътисади, фәнни-техник, мәгариф, туристик һәм мәдәни өлкәне чагылдырган видеоролик күрсәтелә.

Стендта Татарстан Республикасының танылган урынын сайлап, аның белән селфи ясарга була, шулай ук интерактив түбәтәй киеп тә фотога төшергә була.

Стендта Татарстан Республикасы халкы белән интерактив дискуссиягә керергә дә мөмкин. Бу – Татарстанның эре компанияләр вәкилләре, мәсәлән, Татнефть, ТАИФ, КАМАЗ, Татэнерго, Ак Барс Холдинг  һ.б. Шулай ук «Ак Барс Холдинг»ның машина саву операторы Мария Трибис белән танышырга мөмкин, эш стажы – 41 ел. Ул 43 сыер белән эшли, бер сыер 25 литр сөт бирә, Мария Трибис - Татарстанның Атказанган терлекчесе. Республика стендының концепциясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы уйлап тапты һәм ясады.

Астана ЭКСПО-Казан ЭКСПО

Шундый мөһим вакыйганы уздыру өчен Казакъстан «Астана ЭКСПО-2017» Күргәзмә комплексын төзеде.

Татарстан Казакъстан хезмәттәшләрен халыкара дәрәҗәдәге инфраструктур ирешү белән котлады һәм 2018 елда эшне башлачак Kazan Expo Халыкара күргәзмә үзәген презентацияләде. Татарстан делегациясенең Казакъстан ЭКСПОсында катнашу эре халыкара чараларны уздыру буенча экспертиза белән алмашырга мөмкинлек бирә.

  9 июньдә РФ Президенты Владимир Путин һәм делегация әгъзалары ЭКСПО-2017 ачышы кысаларында Россия экспозициясен карадылар, Татарстан Республикасының стендын Рөстәм Миңнеханов презентацияләде.

Танышу барышында Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов Россия экспозициясен әзерләүдә актив катнашу өчен рәхмәт белдерде һәм Талия Миңнуллинага регионга һәм тулысынча Россиягә инвестицияләрне җәлеп итүдә уңышлар теләде.

  Талия Миңнуллина шулай ук РФ Сәнәгать һәс сәүдә министры Денис Мантуров, РФ Энергетика министры Александр Новак һәм Казакъстандагы Россиянең Сәүдә вәкиле Александр Яковлев өчен стенд презентациясен уздырды.

  Өч көннән соң 12 июньдә Россия көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия регионнарының мәдәният фестивале кысаларында ЭКСПО-2017дә Татарстан экспозициясен ачты. Анда  «Астана ЭКСПО-2017» Милли компаниясе” АҖ идарәсе рәисе Ахметҗан Есимов һәм башка кунаклар булды. Ачуда Татарстан Республикасының танылган җыр һәм бию Дәүләт ансамбле катнашты.

Шуннан соң кунаклар Татарстан Республикасы стенды янына килделәр, беренче көн эчендә аны 4 меңнән артык кеше карады, алар арасында Япония, Кытай, Тайланд делегацияләре.

Беренче көннәрдә стендны дөнья энергетик лидерлар һәм хөрмәтле кунаклар карадылар: Согуд Гарәбстанның энергетика министры Халед Аль-Фалех, Таджикистан Республикасының энергетика һәм су ресурслары министры Усмонали Усмонов, Казакъстан энергетика вице-министры Бахытжан Джаксалиев, ITER генераль директоры Бернард Биго, «Росатом»  генераль директоры Алексей Лихачев, Синцзян машина-сервис компаниясе (Кытай) президенты, Директорлар советы рәисе Ма Тьянг, Kotra  Корея компаниясенең президенты Ким Дже Хон, «ЭКСПО-2017» күргәзмәсе комиссары Рапиль Жошыбаев, Кытай павильонының милли комисары Ван Цзинь Чжэн, Казакъстан Республикасындагы Россия илчесе Михаил Бочарников, Астанада Россия илчелегенең консуллык бүлегенең рәисе Максим Кобзарь, Коста-Рика илчесе Артуро Фурнье Фасио, дипломатик миссияләр рәисләре һ.б.

Катнашучылар экспозиция белән фотога төштеләр, сораулар бирделәр, социаль челтәрләргә стенд фотоларын куялар.

3 ай эчендә (күргәзмә 10 сентябрьдә тәмамлана) ЭКСПО-2017дә 115 дәүләт һәм 22 халыкара оешма катнашачак, 2 млн. Катнашучы көтелә, караулар саны 5 миллионга җитәчәк.

Казакъстан Президентының туган җире

Астанага Татарстан Республикасы делегациясенең визиты барышында Алма-Ата өлкәсенең Акимы Амандык Баталов белән беренче очрашу узды. Очрашу кысаларында яклар ике регион арасында бердәм кызыксынулар таптылар: Алма-Ата өлкәсендә 100 дән артык милләт яши, башкаласында Татар мәдәнияте үзәге эшли. Өлкәнең гадәт буенча приоритетлы юнәлешләре аграр- индустриаль комплекс булып тора, эре мөгезле хайваннар саны 1 миллионга җитә, кечкенә мөгезле хайваннар саны - 4 миллион. Алма бакчаларының мәйданы 2000 Га җитә, моннан шәһәр исеме дә барлыкка килде. Татарстан ЭМХ һәм алмаларны эшкәртү буенча партнер була ала.

Сөйләшү барышында Алма-Ата өлкәсенең “Яңа ефәк юлы”ның көнчыгыш капкалары булуын Аким билгеләде, ул илнең тарихи ролен континентның төп бәйләүче өлешенә һәм Европа һәм Азия арасында күпергә әйләндерергә чакырылган. Казан һәм Алма-Ата арасында регуляр туры рейс бар, шулай, Казакъстан Президентының туган җире Татарстан өчен Яңа ефәк юлына капкаларга әйләнергә мөмкин.

“Без сез җитәкләгән Алма-Ата өлкәсе белән аралашуны үстерергә шат булабыз. Узган елда Татарстан- Казакъстан товар әйләнеше 13%ка кимеде. Сәүдәне үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк”, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде һәм Татарстанга чакырды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшенең нәтиҗәсе «Байтерек» Милли идарә холдингы рәисе Ерболат Досаев белән очрашу булды, аның алдында бу елның апрелендә холдинг вәкилләре “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ һәм Инвестицион үсеш агентлыгын карадылар, Яр Чаллы социаль-икътисади үсеш территориясе белән таныштылар.

Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында яклар кече һәм урта бизнес, лизинг компанияләре өчен мөмкинлекләр, туры инвестицияләр фондларын җәлеп итү, Иннополис Институты белән кооперацияләү кысаларында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Якын вакытта Татарстан Республикасыннан эшлекле группа Казакъстанга 4 юнәлеш буенча хезмәттәшлек сорауларын карау өчен киләчәк: кече һәм урта бизнес, сәүдә, ИТ, авыл хуҗалыгы.

Алга таба Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев белән очрашты, ул 2 атна элек Казанга БДБ хөкүмәтләре башлыкларының  советы һәм Евразия хөкүмәтара советында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов Сагинтаев әфәндене ЭКСПОның уңышлы ачышы белән котлады һәм Татарстан делегациясенең Россия көнендә зур халыкара күргәзмәдә катнашу Татарстан- Казакъстан хезмәттәшлеген киңәйтүгә ярдәм итәчәк дип өмет белдерәм.

Татарстан Республикасының Президентының эшлекле очрашулар кульминациясе Казакъстан Президенты Нурсултан Назарбаевка визит булды.

Рөстәм Миңнеханов җылы каршы алу өчен рәхмәт белдерде. “Заманча Казакъстанны булдыруда, Евразия тирәлегендә интеграцион процессларның үсешендә, РФ белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә Сезнең ролегез бик зур. Россия һәм Казакъстан бүген бөтен юнәлешләр буенча стратегик партнерлыкны үстерәләр, монда киләчәк энергетика өлкәсе дә керә. Бүген, Россия көнендә алдагы сәнәгать үсеш алган һәм инновацион регион буларак Татарстанның Астанада ЭКСПО мәйданында безнең илне күрсәтүдә шат”, - дип Татарстан Президенты билгеләде.

Алга таба яклар Татарстан һәм Казакъстанның икътисадта һәм бердәм социаль проектларда хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Казакъстан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслыкны ныгыту өчен  Нурсултан Назарбаевка “Татарстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәт өчен” орден бирде һәм Татарстан Республикасына чакырды.

 Казакъстан Президенты чакыруны кабул итте һәм Рөстәм Миңнехановка “Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел” медален бүләк итте.

Казакъстанга эшлекле сәфәр азагында Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Беренче Президенты исемендәге кунакханәне һәм “Барыс” хоккей клубының сараен карады.

“Безнең өчен ЭКСПОда Россия өлешен ачырга бик хөрмәтле. Татарстан беренче булырка гадәтләнгән, әмма бу Татарстанга Казакъстан инвестицияләрнең күләмендә чагылмый. Алга таба эшлибез!”, - дип  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Белешмә

2016 ел нәтиҗәсендә икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше 425 млн. Доллар тәшкил итте. Экспорт – 97%, импорт – 3%. Казакъстан Республикасының Татарстан тышкы сәүдә әйләнешендә 4% тәшкил итә. Татарстаннан Казакъстанга экпорт нигезе  химия һәм нефтехимия продукциясе, ягулык, автотранспорт һәм машина төзелеше товарлары, шиннар һәм резинотехник әйберләр, авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате, көнкүреш химия һ.б. тәшкил итә.

Татарстанстат мәгълүматы буенча 2016 елда Казакъстаннан Татарстанга инвестицияләр күләме 1,4 млн. долл. тәшкил итте. Казакъстан эшханәләре белән “Алабуга” МИЗ (елга 1,5 млн. Әйбер күләмендә «Барс Технолоджи» аккумулятор батарейларын җитештерә), “КАМАЗ” ААҖ (773 машина китерелде), «Татнефть» ААҖ (2,5 млрд.сумга 72,2 мең тонна дизель ягулыгы һәм 982 298 шин китерелде), «Нижнекамскнефтехим» ААҖ (2,8 млрд. сум), «ТАИФ-НК» ААҖ  (3 млрд. артык сум) һ.б. хезмәттәшлек итәләр.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International