Татарстан “Яңа ефәк юлы”н үзләштерә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе  IV Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашты.

Делегация составына республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Алабуга” МИЗ һәм “Инноплис” МИЗ вәкилләре керде.

 IV Россия-Кытай ЭКСПО Кытайның Харбин шәһәрендә 15-19 июньдә уза.

2013 елда Россия һәм Кытай ике илнең сәнәгый потенциалын презентацияләү өчен халыкара платформаны булдырдылар. Беренче Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашучылар саны 11 меңнән артык кеше булды. 3,15 млрд. долларга килешүләр булдырылды.

2015 елда икенче ЭКСПО кысаларында 5,5 млрд. долларга 20 эре Россия-Кытай контракты һәм килешүгә кул куелды.

Екатеринбургта узган өченче ЭКСПОны 48000 кеше карады. Күргәзмәдә 250 Россия һәм Кытай эшханәсе тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә 54 млрд. долларга килешүләр булдырылды.

 IV Россия-Кытай ЭКСПОсының төп оештыручысы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, КХР Коммерция министрлыгы, Хэйлунцзян провинциясенең Халык хакимияте булып тора.

Россия экспозициясен тантаналы ачышында Урал Федераль округында РФ Президентының Вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Халык вәкилләренең Бөтендөнья җыелышының Даими комитеты рәисенең урынбасары Чжан Пин,  Хэйлунцзян провинциясенең ККП ҮК секретаре Чжан Цин Вэй һәм Хэйлунцзян провинциясенең губернаторы Лу Хао катнашты.

IV Россия-Кытай ЭКСПОсы “Яңа ефәк юлы” һәм Евразия икътисади берләшмәсе линиясе буенча хезмәттәшлек кысаларында бердәм платформаны киңәйтүгә юнәлгән.

ЭКСПо мәйданында хезмәттәшлекне үстерү өч темага нигезләнгән: инновацияләр, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес. Бүгенге көнгә күргәзмә Россия-Кытай сәүдә-сәнәгый мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм эшлекле партнерлыкны үстерү өчен иң абруйлы мәйданнарның берсе булып тора. ЭКСПО эшендә 60 илдән эшлекле берләшмәләр, эшханәләр җитәкчеләре, күп төрле экспертлар һәм эшлекле даирәләр вәкилләре катнаша.

Дүртенче ЭКСПОда Россиядән 14 регион катнаша, Татарстан монда алдынгы “Алабуга” һәм “Иннополис” МИЗларын тәкъдим итә.

Татарстан Кытай белән “Евразия күпере”н ныгыта

ЭКСПО эшлекле программасы кысаларында Талия Миңнуллина Кытай, Көньяк Корея һәм РФ арасында инвестицион-сәүдз өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба мавыктыру буенча Конференциядә катнашты.

Конференция регуляр рәвештә “Яңа ефәк юлы”н үстерү өчен ККП ҮК Генераль секретаре Си Цзиньпин карары буенча уза.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чыгышында республика һәм аның инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЭКСПО эшенең беренче көне барышында Татарстан делегациясе “Евразия күпере” презентацион мәйданын ачу церемониясендә катнашты, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен КХРдагы РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов сәламләде.

Аерым сессия Кытай инвесторларына МИЗны презентацияләүгә багышланган, аны РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм КХР Коммерция министрлыгы әзерләде. Мөмкин булган инвесторлар өчен Кытай компанияләре белән уңышлы эшли торган Татарстанның МИЗлары тәкъдим ителде.

“Торналар шәһәре” белән хезмәттәшлек

Татарстан делегациясенең Кытайга визиты барышында халыкы 5,7 миллион кеше яшәгән һәм Хэйлудзян  провинциясендә мөһимлеге буенча икенче шәһәре - Цицикар мэриясе вәкилләре белән очрашу узды.

Шәһәр җиһаз, товар ашлыгы һәм терлекчелек, энергия саклау буенча эшханәләрнең мөһим дәүләт сәнәгый базасы булып тора. Эре логистик бизнес-үзәк һәм “Яңа ефәк юлы”нда урнашкан Цицикарда 35 млн. Га сөрү җире бар, 15 млрд. кг ашлык җыела. “Торналар шәһәре”ндә 240мең техник персоналы булган 42 фәнни-тикшеренү институтлар эшли.

Цицикар куркынычсызлык дәрәҗәсе югары булган чиста экологик аш-су продуктлары шәһәре статусын ала, Кытайда яшәү өчен иң яхшы 10 шәһәр исемлегенә керә.

Цицикар  шәһәренең вәкилләре өчен Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын презентацияләде. Очрашу нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә аралашу өчен юнәлешләр билгеләнде. Кытай партнерларына бәрәнге һәм яшелчәләрне эшкәртү, аларны КХР китерү буенча инвестицион проектлары кызык.

Белешмә:

РФ Үзәк банкы мәгълүматы буенча 2007 елдан 2016 елга кадәр КХРдан РФга туры чит ил инвестицияләре 4,1 млрд. доллар тәшкил итте.

Татарстанстат мәгълүматы буенча 2005 елдан 2017 елның 1 кварталына кадәр КХРдан республикага туры инвестицияләр 4,83 млн.долл. тәшкил итте; КХР һәм Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елда һәм 2017 елның 1 кварталы эчендә 508,5 млн.долл. тәшкил итә, алардан КХРга Татарстаннан эскпорт - 200,6 млн.долл., Кытайдан импорт - 307,9 млн.долл.

Хәзерге көнгә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге компанияләрнең проектлары тормышка ашырыла:

  • «Хайер Апплаенсис РУС» ҖЧҖ суыткычларны җитештерү буенча проектка инвестицияләде;
  • «Hawtai Motor Group» компаниясе «КАМАЗ» ААҖ белән бергә Татарстанда җиңел Кытай машиналар җыюны оештыру;
  • «Гелиотехника Сириус» ҖЧҖ, кояш панельләрен җитештерү;
  • «Неусофт Медикал Системс Рус» ҖЧҖ, рентген альфа-, бета һәм гамма нурланышларын куллануда нигезләнгән аппаратура, мед. инструмент һәм җиһазларны җитештерү;
  • «CNCEC» Кытай милли химико- инжиниринг корпорациясе, Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводын төзелеше;
  • ҖЧҖ, ризык продуктларын сату.

2014 елдан Пекинда Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли, 2016 елда Казанда КХРның Генераль консуллыгы ачылды.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International