Татарстан һәм Казакъстан: хезмәттәшлекнең яңа перспективалары

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

2017 елның 26-28 июнендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Байтерек» Милли идарә холдингы” АҖ белән хезмәттәшлек сораулары турында сөйләшү өчен Казакъстанга эшлекле группаның визитын оештырды.

Визит кысаларында 27 июньдә «Байтерек» идарәсе рәисенең урынбасары Айдар Арифханов һәм «Kazakhstan Project Preparation Fund» Идарәсе рәисе Адиль  Утембаев белән очрашу узды, анда бердәм проектларны тормышка ашыру турында сүз барды. Холдинг төрле проектларны тормышка ашыру өчен инвестор булырга әзерлеген белдерде.

“Технологик үсеш буенча милли агентлыгы” АҖ җитәкчелеге белән очрашуда аралашу һәм бердәм проектларны үстерү вариантлары каралды, алар арасында “Иннополис”, технологияләр трансферы, Татарстанның инвестицион инфраструктурасы объектларының эшендә тәҗрибә белән алмашу булды. Моннан башка әлеге Агентлык Казакъстанда цифрлы технологияләрне үстерү өчен Татарстан IT белгечләрен җәлеп итү инициативасы белән чыкты.

“Казакъстан үсеш банкы” АҖ баш офисын карау һәм «БРК-Лизинг» АҖ банкы җитәкчелеге белән очрашу барышында оешманың үсеш стратегиясе презентациясе булды. Шулай ук банкара финанслау өлкәсендә аралашу, БРК-Лизинг программасы буенча “КАМАЗ” ААҖ китерү линейкасын киңәйтү мөмкинлеге каралды.

«Kazyna Capital Management» АҖ вәкилләре белән очрашуында Татарстан Республикасы катнашуы белән проектларына компаниянең инвестицияләрен җәлеп итү перспективасы турында сөйләштеләр.

28 июньдә “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ җитәкчелеге һәм «KazakhExport» Экспорт страховой компаниясе” АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, KazakhExport  эшчәнлегенең төп өлкәләре презентациясе үтте.

 28 июньдә шулай ук «ДАМУ» Эшмәкәрлек үсеше фонды” АҖ җитәкчелеге белән очрашу узды, анда фонд эшчәнлеге презентацияләнде. Татарстан делегациясе Эшмәкәрләргә хезмәт күрсәтү үзәгенең эшен өйрәнде һәм оешманың фронт-офис эшчәнлеге белән танышты.

Моннан башка, Татарстан Республикасы  делегациясе «ПИТ Алатау»ны һәм аның резидентларының төп җитештерү мәйданнарын карады, технопарк җитәкчелеге белән очрашу уздырды.

Республика делегациясе шулай ук Алма-Ата Акиматын карады, монда кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә бердәм эш мөмкинлекләре, 2017 елда Алма-Ата өлкәсе делегациясенең Татарстанга визиты мөмкинлеге турында сөйләшүләр узды.

Казакъстанга эшлекле группаның визиты нәтиҗәсендә Агентлык Казакъстан ягы белән бергә аралашуның төп юнәлешләре һәм һәр яктан җаваплы кешеләрне билгеләү белән юл картасы әзерләнәчәк.

Искә төшерик, «Байтерек»  холдингы вәкилләре 2017 елның апрелендә “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ һәм Инвестицион үсеш агентлыгын карадылар. 2017 елның июнендә Дөнья ЭКСПОсы ачышы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина компания җитәкчелеге белән очрашты, аның нәтиҗәсендә 4 юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында килештеләр: кече һәм урта бизнес, сәүдә, ИТ, авыл хуҗалыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International