Татарстан – Исраил мөнәсәбәтләре ныгый

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

2017 елның 26-29 июнендә Татарстан Республикасы делегациясе Исраилга эшелкле визит белән килде, делегация составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Экспорт корпорацииясе вәкилләре, республиканың биш район башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре җитәкчеләре керделәр.

Визит барышында Исраил Икътисад министрлыгы җитәкчелеге, Исраил Сәүдә-сәнәгый палатасы вәкилләре, Ариэль Университетының Тикшеренүләр буенча Вице-президенты профессор Альберт Пинхасов, MODCON systems компаниясе генераль директоры белән очрашулар узды.

Татарстан Республикасының делегациясе RHM компаниясенең ашламалар заводы, Afimilk зур сөт фермасы, Sad, Shvaim, Wuval һәм Bait Turia компанияләрнең фермаларын карадылар һәм FreshAgroMashov 2017 агросәнәгый күргәзмәсендә катнашты.

Әлеге күргәзмә 1994 елдан һәр ел уза һәм бүгенге көнгә Исраилда иң зур халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе булып тора. Чара терлекчелек өлкәсендә профессионалларны берләштерә. Бу елда чарага 30 илдән артык катнашучылар килде.

Эффектив икеяклы аралашу максатында сәфән алдыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы химаясе булуында 2017 елның 8 июнендә Исраил эшлекле даирәләренең Казанга визиты узды. Эшлекле очрашу кысаларында Исраил авыл хуҗалыгы компанияләре вәкилләре Татарстанның сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән таныштылар. Агентлык Исраил вәкилләре өчен Татарстанның индустриаль парклар, “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис” МИЗ презентацияләрен оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International