Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы вәкилләре белән киңәшмәдә чыгыш ясады

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

30 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров җитәкләгән Татарстан Республикасы вәкилләре белән киңәшмә үтте. Вәкилләренең сигезе Россия Федерациясе субъектларында һәм 15се чит илләрдә эшли.

Гадәт буенча эшлекле киңәшмәләр видеоконференция форматында Татарстан Республикасы вәкиллекләре, Инвестицион үсеш агентлыгы һәм башка идарәләр вәкилләре белән һәр атна уза.

Хөкүмәт әгъзалары катнашуы белән киңәйтелгән киңәшмәләр кварталга бер тапкыр уза һәм бердәм эш нәтиҗәләренә багышлана.

2017 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча киңәшмәнең төп темасы Татарстанның инвестицион сөйкемлелек милли рейтингында өченче ел буе җиңү һәм “Россия 24” телеканалы һәм “Лидерлар клубы” профессиональ берләшмәсе бәясе буенча  Россия регионнары арасында эшлекле кунакчыллык буенча лидерлык позицияләрен алуына багышланды.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чыгышында Татарстан вәкиллекләренең инвестицион рейтингны формалашуга өлешен ассызыклады: күбесенчә уңай имидж һәм инвестицион потенциалны алга таба мавыктыру чит илләрдә урнашкан республика вәкиллекләренең актив һәм системалы эшеннән, аларның эшлекле даирәләр белән аралашуыннан гыйбарәт.

Чыгыш азагында Талия Миңнуллина вәкиллекләрнең оештыру-протокол эшенә уңай бәя бирде һәм эшлекле сәфәрләр һәм бизнес-миссияләр вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде (АКШ, Кытай, БГЭ һәи башка илләргә визитлар).

Киңәшмә нәтиҗәсендә Асгат Сафаров алдагы эшнең приоритетларын билгеләде һәм утырышта катнашучылар белән өченче кварталда планлаштырылган республика вәкиллекләре катнашуы белән визитлар һәм халыкара чаралар турында уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International