“Блокчейн: Россиянең яңа нефте” Бөтенроссия конференциясенең программасы

21 август 2017 ел., дүшәмбе

“Блокчейн: Россиянең яңа нефте” Бөтенроссия конференциясенең программасы

 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының инициативасы ярдәмендә беренче тапкыр Татарстанның IT-башкаласында Иннополиста “Блокчейн: Россиянең яңа нефте” Бөтенроссия конференциясе узачак. Чара югары технологияле компанияләр лидерлары һәм топ-менеджерларын, дәүләт хакимият органнары вәкилләрен җыячак. Алар дөньяда блокчейн технологияләренең актуаль сораулары, бу юнәлештә бизнес сценарийлар үсешенең альтернатив вариантлары турында сөйләшәчәк, блокчейнның перспективалары һәм төп тенденцияләре, канунчыллыкта структур үзгәрешләрнең мөмкинлекләрен билгеләчәк.

Чараның төп фигурасы – танылган Виталик Бутерин  - Fortune журналы буенча 2016 Ел шәхесе, Ethereum проектына нигез салучы, 2014 елда әлеге идея World Technology Award премиясен алды. Шулай ук чараның экспертлар берләшмәсенә Внешэкономбанк Идарәсе рәисе Сергей Горьков,  Cberbank CIB Баш Вице-президенты Игорь Буланцев, "АК БАРС" Идарәсе Зуфар Гараев, Juscutum Attorneys  Артем Афян, Ethereum  Күргәзмә советы әгъзасы Владислав Мартынов керәчәк.

 

 “Блокчейн: Россиянең яңа нефте” Бөтенроссия конференциясенең программасы

2017 елның 27-28 августы, Казан шәһәре

“Блокчейн эштә” хакатоны. Блокчейн технологияләре нигезендә стартап-проектларын уйлап табу.

(Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, “ИТ-парк” Югары технологияләр өлкәсендә технопарк, Казан)

 

2017 елның 29 августы, Иннополис шәһәре

Иннополиска катнашучыларны күчерү

Исемлек буенча катнашучыларны регистрацияләү

 “Блокчейн эштә” хакатоны. Demo day: Блокчейн технологияләре нигезендә стартап-проектларының күргәзмәсе. Хакатон командалары эшенең ретроспективасы.

Сессияләр эше:

“Криптовалюта: реаль дөнья белән элемтә проблемалары” дебатлары

Кулланучыларга нинди гарантияләр кирәк? Криптовалютаны ничек дөрес кулланырга? Биткоиннар һәм электрон валютаны куллану очрагында кулланучыларның хокукларын тәэмин итү өчен нәрсә кирәк?

“Бизнес өчен блокчейн. Инвестицияләрне җәлеп итү өчен инструмент” сессиясе

Блокчейнны кертү бухгалтерия һәм документ әйләнеше, транзакцияләрне эшкәртүгә акча тотуны ничек киметергә? Smart-контрактлар дөньяны ничек үзгәртәчәк?

 

“Блокчейнның кулланма вазифалары һәм киләчәк индустрияләр" сессиясе

Блокчейн ярдәмендә нинди проблемаларны чишергә мөмкин? Технологияне куллануда нинди авырлыклар була ала? Блокчейн үсешенең нинди перспективалар бар? Блокчейн платформаларын уйлап табу.

“Хокук регулирлаштыру һәм дәүләт секторда блокчейн кулланылышы” дискуссиясе

Бүген һәрберебез технологияләрнең үсешенең мөһимлеген аңлый. Өлкә евангелистлары кешеләрнең төп кереме социаль концепциясен тормышка ашыру өчен инструмент буларак блокчейн технологиясенә өметләнәләр, бу кешегә күп глобаль проблемаларны чишергә мөмкинлек бирәчәк. IT белгечләрнең интеллектуаль потенциалын, фәнни математик мәктәпләрнең ресурсларын ничек дөрес кулланырга?

“Компьютер технологияләрнең яңа эрасы буларак блокчейн. Киберкуркынычсызлык”

Киберҗинаятьлелекне булдырмау өчен инновацияләрне куллану. Криптовалютаны контрольда тоту. Блокчейн ярдәмендә кибер атакаларны булдырмау мөмкинме? Мәгълүмат саклау.

Блокчейн базасында стартап-проектларны презентацияләү

Хакатонда сайланган 5 иң яхшы стартап инвесторларга үз проектларын күрсәтергә мөмкинлек алачаклар, уйлап табучылар алдагы үсеш өчен кыйммәтле киңәшләр алырлар. Сессия нәтиҗәсендә иң яхшы проект сайланачак, ул конференциядә катнашучылар алдында Пленар утырышта тәкъдим ителәчәк.

“Индустриаль революция механизмы буларак блокчейн” пленар утырышы

Пресс-конференция

Виталик Бутерин, Ethereum га нигез салучы белән Open talk

Оештыручы: Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Ethereum

Ярдәме: Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендә технопарк, «Иннополис» МИЗ технопаркы.

Генераль партнёр: Ак Барс Банк
Федераль партнёр: Внешэкономбанк
Конференциянең рәсми партнёры: Сбербанк
Аналитик партнёр: Blockchain Club
(Blockchain Club – Идел буеның иң беренче һәм иң зур блокчейн-берләшмәсе, blockchain өлкәсендә мастер-класслар һәм конференцияләр оештыра)
Техник партнёр: Фейсмэн
(для криптовалюта майнингы өчен ферма)
Хакатон спонсоры: «ИНВЭНТ» Компанияләр группасы

(заманча җитештерү- инжиниринг холдингы, Көч кабеле һәм трансформатор подстанцияләрен җитештерү буенча Россиядә иң зурларның берсе)

Технологик партнёрлар: BtFury, Waves
Мәгариф партнёрлары: МИСИС, Иннополис, Кибер Россия
Партнёр: «Тубэтэй» Татарс тиз ашау челтәре

 

Конференциядә катнашу түләүсез! Урыннар чикләнгән! Бөтен гаризалар модерация уза.

Регистрация investtatarstan.timepad.u 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования