«Бер тәрәзә» технологиясе

Инвестицион үсеш агентлыгына мөрәҗәгать итеп, сез бөтен хезмәтләрне «бер тәрәзә» технологиясе буенча аласыз.

1нче адым

Проект стратегиясен өйрәнү

  1. Сезнең инвестор буларак эш потенциалыгызны тормышка ашыру буенча базарны тикшерүне үткәрербез.
  2. Сезгә мәгълүмат бирербез:
    • Татарстан Республикасының инфраструктура һәм чимал потенциалы,
    • сәнәгатьнең төп тармаклары турында;
    • эшмәкәрлеккә дәүләт булышлыгы чаралары турында;
    • республика териториясендә салым преференцияләре турында.
  3. Татарстан Республикасының базарына чыгу өчен оптималь стратегия сайлауда ярдәм итәрбез.
  4. Азаккы продуктны эшләү өчене кирәкле чималларны эзләү һәм сайлау эшендә ярдәм күрсәтербез.
  5. Бизнес-проектны тормышка ашыру өчен Сезгә кирәкле җитештерүчеләрне һәм хезмәт күрсәтүчеләрне сайларбыз.
  6. Проектның кирәкле документаль-хокукый нигезен эзерләү мәсьәләсендә идарәләр һәм дәүләт структуралары белән сөйләшүләрне оештырырга ярдәм итәрбез.

 

2нче адым

Инвестицион мәйданны сайлау

  1. Сезгә бирелгән мәгълүмат һәм бизнес-проектның техник сыйфатлары нигезендә бизнесны алып бару өчен оптималь мәйдан тәкъдим итәрбез.
  2. Җентекле танышу һәм соңгы карарны алу өчен индустриаль мәйданнарга баруны оештырырбыз.

 

3нче адым

Оешма оештыру

  1. Сезгә инвестицион проектны тормышка ашыру вакытында барлыкка килгән сораулар буенча консультация бирербез:
    • салым һәм юридик канунчылык;
    • проектны финанслау;
    • дәүләт булышлыгы чараларын тәкъдим итү формалары;
    • кадрлар белән тәэмин ителү.
  2. Сезгә инвестицион проектны тормышка ашыру буенча бөтен мөһим этапларда ярдәм итәрбез. Агентлык хезмәткәрләре оптималь рәвештә Сезнең вакыт тәртибен урнаштырырлар, кирәкле идарәләр белән сөйләшүләрдә булышлык күрсәтерләр.
  3. Оешманың оешма-идарә формасын оештыруда информацион ярдәм күрсәтербез.

 

4нче адым

Инвесторга ярдәм күрсәтү

  1. Тормышка ашырыла торган яки тормышка ашырылган проектның инвесторы автоматик рәвештә Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубы әгъзасы була
  2. Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында бушлай ярдәм күрсәтү
  3. Регионда алдагы үсеш буенча информацион булышлык
  4. Республика, профиль министрлыклар һәм ведомстволар идарәчелеге катнашында формаль булмаган шартта сорауларны һәм мәсәләләрне тикшерү һәм хәл итү өчен инвесторла клубының һәр квартал утырышлары
  5. Республиканың региональ, милли, федераль һәм халыкара масштабтагы эшлекле әмәлләрдә катнашуга чакырылу

 

Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы

420049 Казан шәhәре, Агрономия урамы, 11 нче йорт
Телефон: +7 (843) 570-40-01
Факс: +7 (843) 570-40-01

invest.tatarstan.ru
tida@tatar.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International