Миңнуллина
Талия Илгиз кызы
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 570-40-01
Факс:
+7 (843) 570-40-01
E-Mail:
tida@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Казан шәһәрендә 1985 елның 24 апрелендә туды.

2007 елда «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлады.
2012 - 2013 елларда Бөекбританиядә MBA программасы буенча укыды (кызыл диплом).
2014 елда СКОЛКОВОда (Мәскәү) профессиональ әзерләү программасын үтте.

2007 - 2010 еллар – Татарстан Республикасының икътисад министрлыгының инвестицион эшчәнлек җыелма бүлегенең беренче төр өлкән белгече, әйдап баручы консультанты, әйдап баручы киңәшчесе, бүлек мөдире.
2010 - 2012 еллар – Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының квалификацияне күтәрү секторының рәисе.
2012 - 2014 еллар – Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең рәисе.
2014 елның 17 октябреннән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Татарстан Республикасының инвестицион советы әгъзасы.
“Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советы рәисе, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы әгъзасы, Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы әгъзасы, КФУ Филология һәм мәдәният ара элемтә институтының Попечительләр советы әгъзасы.

"АЛАБУГА” Сәнәгый-җитештерү тибындагы Махсус Икътисадый Зонасы” Ачык акционер җәмгыятенең Директорлар Советының әгъзасы.

Татарстан Республикасыннан дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) халыкара стандартлар уйлап табу һәм үсеше мәсьәләләре буенча җаваплы шәхес

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кияүдә түгел.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International