Татарстанда 2017 ел эчендә 35,7 млн тонн нефть чыгарылган

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел эчендә Татарстанда  35,7 млн тонн нефть чыгарылган. Республиканың нефть, газ һәм химия комплексы оешмалары ел эчендә 1,2 трлн сумга продукция чыгардылар. Комплексның уртача җитештерүе кешегә 14,5 млн тәшкил итте.

Бөтен дәрәҗәләр бюджетларына 272 млрд артык сум түләнелде, аларның 58 млрд – республиканың консолидацияләнгән бюджетына. Федераль   бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга түләү 1,5 тапкыр үсте, Татарстан бюджетына – бары тик 13%ка.

Керем, транспорт һәм җиргә салым үсте. Төп үсешне “Татнефть” тәэмин итте. 2016 ел дәрәҗәсеннән шулай ук «ТАИФ-НК»,  “Татнефть”ның шиналар комплексы, «Нижнекамсктехуглерод», «Аммоний» һәм «Химград» булдыдар. Керем төшү аркасында «Казаньоргсинтез» түләүләрен киметте.

2017 ел да нефть, газ һәм химия комплексында җитештерүләр күләмнәре узган ел дәрәҗәсендә сакланды дияргә була. 2015-2019 елларга Үсеш программасын тормышка ашыру моментыннан үсеш темплары 103% тәшкил ите, бу планнар түбән. Күрсәткечне бары тик нефть чыгару секторында арттырырга мөмкин булды.

Фото: Степанов Слава

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International