Бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләр өчен субстрат чыгару буенча «Гродан» яңа эшханәсе төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Роквул-Волга» завод идарәчесе Максим Васильев катнашты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Драйлок Текнолоджиз» заводын ачышында катнашты. Ачыш церемониясе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән узды.