Казанда Россия һәм Үзбәкстан форумы

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Хөкүмәте составында Россия һәм Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлекнең өченче форумы эшендә катнашты. Аның кысаларында ТР Рәисе Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев белән очрашты.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше 290 млн доллардан артып китте - 50 процентка үсеш. “Товарлар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттыру өстендә алга таба да эшләргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумның пленар утырышында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашучыларны РФ Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләде. Утырыш барышында Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары һәм Үзбәкстан өлкәләре хокимнары төбәкара хезмәттәшлек тәҗрибәләре турында сөйләделәр, шулай ук партнерлык элемтәләрен алга таба үстерү өчен иң перспективалы юнәлешләрне билгеләделәр.

Мәсәлән, Джизак өлкәсе хокимы Эргаш Салиев чит ил предприятиеләре санының 2,5 тапкыр артуы турында сөйләде. Шул ук вакытта өлкә җәлеп иткән чит ил капиталы күләме 500 млн долларга җиткән, агымдагы елда бу сумманы 1 млрд долларга җиткерергә планлаштыралар.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисенең шәхси ярдәме белән «Химград» базасында 100 млн доллардан артык башлангыч пакетлы технопарк проектын гамәлгә ашыру башланды. Ә КФУның Джизактагы филиалы төбәктә мәгълүмати системалар һәм технологияләр, традицион һәм цифрлы медицина һәм башка юнәлешләр үсеше өчен стимул булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International