Ираннан бизнес-миссия

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Тәһран шәһәреннән булдылар:

1. Хәмидреза Голамзаде - вице-мэр, АФМ генераль секретаре

2. Хәмидреза Сареми - архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча вице-мэр

3. Тохид Асадигойдарагх - халыкара эксперт

4. Мох Адам Мохсен - озата баручы

 

Тәбриз шәһәреннән булдылар:

1. Ягуб Хушьяр - мэр

2. Махбуб Тизпазниари - муниципалитет мэрының планлаштыру һәм кеше капиталы мәсьәләләре буенча урынбасары

Делегация KazanForum белән кызыксынды һәм анда катнашырга вәгъдә итте, шулай ук Татарстанны Тәһрандагы халыкара форумына чакырды. Моннан тыш, кунаклар республика белән тиз арада хезмәттәшлек турында килешү төзүгә өмет белдерделәр. Мәсәлән, аларны туризм, фәнни технологияләр һәм төзелеш кебек өлкәләр кызыксындыра. Делегация фикеренчә, Татарстан белән тәҗрибә, фәнни кадрлар алмашу ике илнең дә икътисади потенциалына уңай йогынты ясаячак.

Талия Миңнуллина белән очрашудан соң кунакларга Агентлыкның бердәм презентация үзәгендә республиканың икътисади потенциалын тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International