Казанга визит белән Allied Digital Services Limited Һиндстан компаниясе килде

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Һиндстан эре компаниясе җитәкчелегенең эш визиты Татарстан Республикасы һәм Һиндстан арасында хезмәттәшлек үсеше кысаларында оештырылды.

Allied Digital Services Limited инфраструктур менеджмент, дистанцион менеджмент, техник бизнес процесслар, элемтә һәм аралашу аутсорсингы, шулай ук, бина белән интеллектуаль идарә итү, саклау һәм куркынычсызлык өлкәсендә кертелгән чишелешләрне тәкъдим итә.

Казанда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашу кысаларында Allied Digital Services Limited җитәкчелегенә регионның инвестицион потенциалы һәм «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проекты тәкъдим ителде. Һиндстан компаниясенең визиты барышында, шулай ук, махсус оешмалар һәм идарәлекләр белән очрашулар, Татарстан Республикасы мәйданнарын карау планлаштырылган.

 

Белешмә

Allied Digital Services Limited компаниясенә Мумбаида 1995 елда нигез салынган. Компаниядә Һиндстанның 21 штатында 112 офисы һәм 2200 эшчесе бар. Allied Digital Services Limited «business-to-business» һәм «business-to-consumer» өчен техник ярдәм итү буенча, шулай ук, электрон тиҗәрәт һәм эчке корпоратив системалар өчен аутсорсинг хезмәтләрен тәкъдим итә.

Һиндстан компаниясенең клиентлары арасында җитештерү, банк эше, финанслар, саклау, хезмәт күрсәтү, энергетика, ваклап сату, телевизион аралашу, мәгълүмати технологияләр, программа тәэминатын уйлап табу, бизнес процессларны аутсорсинглау өлкәсендә эшли торган компанияләр, шулай ук хөкүмәт оешмалары бар.

Allied Digital Services Limited компаниясенең стратегик партнерлары IBM, Microsoft Corporation, Intel Corporation, Unisys, NIIT Technologies, HP, Cisco Systems Inc., Stonesoft Corporation, Resilience, Nortel Networks, Novell Inc., EMC Corporation, LANDesk, Fujitsu Siemens Computers, Digicomp Complete Solutions Limited, En Pointe Global Services LLC булып тора.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International