Татарстан Республикасының Хөкүмәт әгъзалары, шул исәптән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген Иннополиста «Лобачевский» технопаркында һәм «Иннополис» МИЗ Күзәтү советы утырышында булдылар.
Технопарк Иннополис инфраструктурасының яңа объекты булды, биредә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләр, шулай ук стартаплар урнашкан.
Технопарк хезмәткәрләре арендатор компанияләр турында сөйләделәр.
Иң зур мәйданнарны KazanExpress компаниясе били. Гомумән алганда, Лобачевский технопаркында 86% мәйдан арендаланган.
Технопарк сервислары 80нән 100 кв. м га кадәр офис бүлмәләрен, җир асты паркингын, сөйләшү бүлмәләрен, фудкорт һәм коворкинг (коворкинг "Сфера" 800 кв.м) үз эченә ала.
Моннан тыш, Татарстан Президентына һәм Хөкүмәт әгъзаларына Иннополиста булган стартаплар турында сөйләделәр. Биредә барлыгы 130 стартап бар, шуларның 74 2021 елда барлыкка килгән.
Барлык стартаплар да эксперт советы утырышларында карала (2021 елда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында шундый 8 утырыш узды). Тулаем алганда, Иннополис экосистемасы бирегә стартаплар килү һәм уңышлы үсеш алуга ярдәм итә. Бу, шул исәптән, коворкинг, партнерлардан грантлар, ИТ-кадрлар булу.
Иң мөһим юнәлешләрнең берсе - венчур килешүләр. Бүген тулаем Россия буенча венчур килешүләре үсеше билгеләп үтелде. 2020 елда алар якынча 21,9 млрд сум булса, 2021 елның беренче яртысында - 74 млрд сум, шул ук вакытта Иннополис өчен - 4,3 млрд сум.
Министрлар делегациясе шулай ук KazanExpress компаниясе офисында булды. Татарстан Президенты Лобачевский технопаркы үсешен уңай бәяләде һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонасы яхшы темплар белән үсүен билгеләп үтте.