31.12.2007 ел - Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты турында» 2007 елның 31 декабрендәге УП-720 номерлы Указы белән Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты гамәлгә куелды;
01.06.2011 ел - Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы турында» 2011 елның 1 июнендәге УП-298 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча эшне камилләштерү, шулай ук инвестицион проектларны тормышка ашыруны комплекслы тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына үзгәртелде.
19.07.2011 ел - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе составына керүе (ингл."World Association of Investment Promotion Agencies (WAIPA) – 1995 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәүдә һәм үсеш буенча конференциясе тарафыннан оештырылган халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешма, ул инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыклар өчен форум сыйфатында чыгыш ясый, челтәрле бәйләнешне тәэмин итә, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә оешма әгъзаларының алдынгы тәҗрибәсен тарата.
06.05.2013 ел - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2013 елның 6 маендагы 3-п номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы» дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп кору нәтиҗәсендә «Татарстан Республикасының Экспорт Корпорациясе» АҖ барлыкка килде. Төп бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Татарстан Республикасының экспортер предприятиеләренә продукцияне ерак һәм якын чит илләр, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре базарларына чыгару буенча ярдәм күрсәтү; экспортерлар санын һәм экспорт килешүләре күләмен арттыру юлы белән Татарстан Республикасының чимал булмаган экспортын үстерү; Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен алга этәрү, шулай ук республиканың ышанычлы сәүдә-икътисадый партнер буларак имиджын ныгыту. Директорлар советы рәисе – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
17.10.2014 ел - Татарстан Республикасының Президенты Р. Н. Миңнехановның «Т. И. Миңнуллинаны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләү турында» 17.10.2020 елның № УП-993 Указы белән Талия Илгиз кызы Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде, ул вазифада Линар Габделнур улы Якуповны алыштырды.
15.12.2015 ел - invest.tatarstan.ru Татарстан Республикасының инвестицион порталы эшли башлады. Сайт 11 дөнья теленә күчерелде, алар планетаның 2/3 өлешен һәм иң бай дөнья илләрен каплый. Бүгенге көндә әлеге мәгълүмати ресурска Татарстанда үз эшен үстерү белән кызыксынучы кешеләр арасында ихтыяҗ зур. Порталның максаты - Татарстан Республикасының Россия һәм чит ил инвесторларына инвестицион потенциалын тәкъдир итү, республикага инвестицияләр җәлеп итү.
23.03.2016 ел - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы әгъзасы булды, ул 2006 елда инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм Россия Федерациясе субъектларына инвестицияләр агымын арттыруга ярдәм итә торган шартлар булдыруга юнәлдерелгән региональ үсеш институтларының (инвестицияләр һәм үсеш корпорацияләре) көчләрен берләштерү максаты белән оештырылды.
05.05.2016 ел - «Халыкара программалар дирекциясе» Автоном коммерциячел булмаган оешма төзү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 5 маендагы 283 номерлы карары белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына караган оешма гамәлгә куелды, аның максаты: халыкара, бөтенроссия, төбәкара һәм республика чараларын үткәрүне оештыру, инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә Татарстан Республикасының конгресс-күргәзмә эшчәнлеген оештыру.
17.05.2016 ел - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үз бинасына керде (Казан, агрономия ур., 11).
22.12.2016 ел - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы базасында Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәген – күргәзмә-презентация залын ачу. ЕПЦ Татарстан Республикасының инвестицион, икътисади һәм җитештерү потенциалы турында мәгълүматны аеруча нәтиҗәле таратырга ярдәм итә һәм үз эченә күргәзмә залын, «Made in Tatarstan» экспорт стенасын, милли татар бүлмәсен, интерактив экраннарны һәм 5D-кинотеатрны ала.
27.12.2016 ел - «Татарстан проектлары» Акционерлык җәмгыятен төзү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 27 декабрендәге 1013 номерлы карары белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы «Татарстан проектлары» АҖ оешмасы гамәлгә куелды. Оешма гамәлдәге законнар белән тыелмаган теләсә кайсы эшчәнлек төрен гамәлгә ашыру хокукына ия һәм Татарстан Республикасы һәм Россия икътисадының төрле тармакларында эшкуарлык секторын үстерүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта 100дән артык проект тормышка ашырылган.
14.11.2017 ел - Татарстан Республикасының «Конвеншн бюросы» («Convention Bureau») презентациясе узды. Бюроның төп бурычы – партнерларга һәм потенциаль инвесторларга Казанда эре форумнар, конференцияләр, эшлекле чаралар үткәрергә ярдәм итү. Бюро эре дөнья вакыйгаларын оештыручылар өчен «бердәм тәрәзә» булды. Потенциаль партнерлар өчен сайт булдырылган, анда республикада вакыйгалар уздыру өчен мәйданчыклар һәм башка мөмкинлекләр турында барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.
26.04.2018 ел - Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык турында» № 224-ФЗ Федераль закон кысаларында Россиядә беренче спорт проектын эшләделәр һәм эшләтеп җибәрделәр.
04.06.2018 ел - Агентлык тарафыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы «Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы» киңәшмә органын булдыру турында боерык расланды.
Соңгы яңарту: 2024 елның 26 ноябре, 11:05