«Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы 2006 елда региональ үсеш институтларының (инвестицияләр агентлыкларының һәм үсеш корпорацияләренең) Россия Федерациясе субъектларына инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм инвестицияләр агымына ярдәм итә торган шартлар тудыруга юнәлдерелгән көчләрен берләштерү максатында төзелде. 2025 елның мартына Ассоциация составына илнең 80 төбәгеннән 82 әгъза керә.
2023 елдан ИҮАМА регионнарның инвестицион үсеше өлкәсендә «Инвестицион үсеш лидерлары» Милли премиясе операторы булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2016 елдан бирле ИҮАМА әгъзасы булып тора. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина - ИҮАМА идарәсе рәисе урынбасары (2024 елның июненнән) һәм аның эшчәнлегендә актив катнашучы. 2020 елның октябрендә Талия Миңнуллина Ассоциациянең халыкара мөнәсәбәтләрен үстерү буенча ИҮАМА.global проектын җитәкләде.
ИҮАМА экосистемасы