Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 2011 елның июнендә барлыкка килде һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органы (Татарстан Республикасының идарәсе) булып тора:
· Инвестицияләрне җәлеп итү;
· Инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру;
· Уңай инвестицион климатны формалаштыруда катнашу;
· Татарстан Республикасына инвестицияләү өчен шартларны яхшырту;
· Дәүләт-хосусый партнерлык.
ТР ИҮА “бер тәрәзә” принцибы буенча инвесторлар белән аралашу буенча эш алып бара.