(Н29) структур ликвидлык нормативына карата йомшаклык кертә.
Россия Банкы тотрыклы фондлау чыганаклары һәм озак сроклы активлар арасында, шул исәптән ресурс базасы үзгәрүгә, активларны блокировкалау (алу мөмкинлеге булмауга) яисә аларның сыйфаты начараюга, кредитларны озайтуга һәм башка шундый ук факторлар арасында дисбаланс арту нәтиҗәсендә нормативның факттагы күрсәткечен киметү чараларын кулланмаячак.
Чараның гамәлдә булу вакыты - 2022 елның 31 декабренә кадәр.
6. Россия банкы кредит оешмаларының игътибарын агымдагы шартларда капитал җитәрлек булу нормативларына өстәмә түләүләрне үтәмәү рөхсәт ителүенә юнәлтә. Бу нормативларны үтәмәү булып тормый, әмма банк дивидендлар һәм менеджментка бонуслар түләүне чикләргә тиеш. Өстәмә түләүләрне үтәмәгән очракта, банк шулай ук, чараларның конкрет исемлеген күрсәтеп, капитал күләмен яңадан торгызу буенча гадиләштерелгән планын төзергә һәм Россия Банкына тапшырырга тиеш.
7. Катлаулы икътисади вәзгыять аркасында, Россия Банкы 2022 елда өстәмә түләүләрне үтәгән банкларга, шулай ук кредитка карамаган финанс оешмаларына дивидендлар түләүдән баш тартырга тәкъдим итә.
Россия Банкы матбугат хезмәте материаллары буенча