«100% Татарстан» онлайн-форумының пленар утырышы

2022 елның 7 октябре, җомга

7 октябрьдә II Халыкара төзелеш чемпионатында, «Россия – әйдәп баручы төзелеш державасы» трекы кысаларында, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылган «Регион үсеше двигателе буларак сәнәгать төзелеше» эшлекле программасы сессиясе узды.

Сессиядә катнаштылар:

  • Александр Николаевич Ломакин, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары
  • Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары
  • Елена Владимировна Хвостенко, «Ромекс-Кубань» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры
  • Илья Николаевич Козлов, «Газпром инвест» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары
  • Дамир Фәрит улы Мөхәммәтшин, Казанда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департаменты директоры
  • Павел Владимирович Шибалов, «СИБУР» ҖЧҖ «Капитал салулар һәм инвестицион проектлар» функциясе директоры
  • Рим Мозаффар улы Галиәхмәтов, «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары
  • Вячеслав Сергеевич Шаляхин, «Милли төзүчеләр берләшмәсе» Ассоциациясенең сәнәгать төзелеше комитеты рәисе, «Ульяновск төзүчеләре» Ассоциациясе президенты

Экспертлар регионнарның икътисадына һәм үсешенә йогынты ясый торган эре инвестицион проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре, шулай ук сәнәгать төзелеше өлкәсен актив үстерү өчен хәл ителергә тиешле бурычлар турында фикер алыштылар.

Төзелеш - хәзерге этапта икътисади вәзгыятьне тотрыклыландыруга ярдәм итә алырлык алдынгы тармакларның берсе. Бу ил икътисадына интеграцияләнгән процесс һәм башка тармакларның үсеш драйверы ‒ металлургия, транспорт, энергетика, машина төзелеше һәм башкалар.

Павел Владимирович Шибалов, «Сибур» ҖЧҖнең «Капитал салулар һәм инвестицион проектлар» функциясе директоры, эре инвестицион проектларның Көнбатыш Себер, Идел буе һәм Ерак Көнчыгыштагы шәһәрләр йөзенә йогынтысы тәҗрибәсе белән уртаклашты:

"Төбәктә эре инвестицион проектның булуы - беренче чиратта, хакимиятләр тарафыннан булган шәһәрләрнең инфраструктурасын үзгәртүгә юнәлдерелә торган салым бюджетына күчерүләр, бу төбәктә эшсезлек дәрәҗәсен киметү, квалификацияле, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары барлыкка килү, һәм бу регионнар предприятиеләренең төзелеш этабында да, файдалануга тапшыру стадиясендә дә йөкләнешенең артуы. Без исәпләвебезчә, нефть химиясендә бер эш урыны булдыру чиктәш тармакларда биш эш урыны белән тәэмин итә", - дип билгеләде ул.

Хәзерге вакытта сәнәгать төзелеше индустрия үсешендә аерым роль уйный, чөнки ул Россиянең бөтен төзелеш базарыннан зур өлешне били, шул ук вакытта тармак яңарту һәм үзгәртеп кору кичерә.

Шулай ук «Регион үсеше двигателе буларак сәнәгать төзелеше» сессиясе кысаларында белгечләр тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Александр Николаевич Ломакин импорт җиһазларын алыштыру турындагы сорауга җавап итеп перспектив программа турында сөйләде:

«Бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан бу юнәлештә зур адымнар ясала. Сәнәгатькә ярдәм фонды бар, шулай ук хәзер Россия Төзелеш министрлыгы “ВЭБ.РФ” корпорациясе белән бергә төзүчеләргә-җитештерүчеләргә юнәлдерелгән программаны эшләтеп җибәрергә әзерлиләр. Күпчелек төзүчеләр - ябык цикллы компанияләр, алар объектлар төзү белән генә шөгыльләнмиләр, җиһазлар, комплектлаучылар һ.б. җитештерәләр. Бу юнәлештә чыннан да эш алып барыла, без моңа һичшиксез килербез».

«Татнефть» ГАҖнең Әлмәт дәүләт нефть институты белән ИТМО милли тикшеренү университетының уртак проектына керүен, аның барышында инженер мәктәбенең яңа заманча кампусы төзеләчәген билгеләп, җирле инфраструктураны үстерүнең мөһимлеге турында генераль директор урынбасары – Казандагы «Татнефть» ГАҖ департаменты директоры Дамир Фәрит улы Мөхәммәтшин аңлатма бирде:

"Монда фәнсез, дөрес, тикшерелгән карарлардан, белгечләр башка булмый»

Экспертлар шулай ук Татарстанның яңа компанияләрне урнаштыру өчен иң яхшы шартлар тудырып, инвестицияләр үсешен стимуллаштыруын тикшерделәр.

Инвесторлар республикага акча салырга әзер, чөнки Татарстанда акча эшли. Килегез һәм Татарстанда моны ничек эшләгәннәрен өйрәнегез, - дип билгеләп үтте үз докладында “Ромекс-Кубань” ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Елена Хвостенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International