Эшкуарлар көне

2023 елның 26 мае, җомга

Бүген, Россия эшкуарлыгы көнендә, ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Эшкуар йортында республиканың бизнес-берләшмәсе белән очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларны бәйрәм белән котлады, республикада эшкуарлык инициативасын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эзлекле эш алып барылуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең беренчеләрдән булып электрон сәүдә тармагын үстерү программасын кабул итте. Узган ел нәтиҗәләре буенча маркетплейслар аша сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны икеләтә артты һәм 45 меңгә җитте. Быел бу сан 49 меңгә җитте. 2022 елда алар 50 млрд сумнан артык товар саткан.

Эшмәкәрләр үзләре бизнес-проектларын тормышка ашыру, төрле ярдәм чараларын куллану, чит ил базарларына чыгу тәҗрибәсе турында сөйләделәр, шулай ук берничә тәкъдим яңгыраттылар.

Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендәге сәнәгать парклары идарәче компаниясе директоры сәнәгать ипотекасы буенча ташламалы кредитлау программасы шартларын киңәйтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика әлеге программага үзгәрешләр кертү инициаторы булып тора. Бу сорауларны РФ Премьер-министрының бизнес вәкилләре белән якынлашып килүче очрашуында да җиткерү планлаштырыла. "Безгә сәнәгать ипотекасы аша активрак тоташырга кирәк. Бу җитди ярдәм булыр иде", диде ул.

Очрашуда хәләл-сегмент үсеше темасына аерым игътибар бирелде. Татарстанның сыр, бал, кием һәм косметика җитештерүчеләре үз продукцияләре һәм ислам дөньясы илләре базарларына чыгу планнары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International