Петербург халыкара икътисади форумында РФ субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан Республикасы позицияләрен саклап калды: икенче урын, беренче урында-Мәскәүдә.
Талия Миңнуллина: “Агентлык Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы милли рейтингының төп күрсәткечләре буенча лидерлыкны саклый. Алар арасында җир кишәрлекләрен сатусыз арендага бирү; дәүләт-хосусый партнерлык механизмының нәтиҗәлелеге; инвестицион климатны яхшырту буенча региональ совет; инвестицияләр җәлеп итү һәм инвесторлар белән эшләү буенча агентлык эше; инвестицион эшчәнлек турында интернет-портал булу”.
Агымдагы ел башыннан Агентлыкка 100дән артык инвестицион проект килде, аларның һәрберсе буенча проект, оештыру, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта 2023 елның өченче кварталында узачак Инвестиция советына 16 проектны карауга әзерләнәләр.
Республиканың инвестицион инфраструктурасы үз эченә ике махсус икътисади зонаны («Алабуга», «Иннополис»), биш тиз үсеш территориясен («Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән», «Чистай», «Менделеевск»), йөздән артык сәнәгать паркын ала.
Проектларның яртысыннан артыгы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы озатуында дәүләт-хосусый партнерлык механизмын, шул исәптән концессия килешүләрен, офсет контрактларын, төрле өлкәләрдә: сәламәтлек саклау, спорт, коммуналь һәм юл инфраструктурасы, ТКО, мәгариф өлкәләрендә куллана. Хәзерге вакытта дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә 131 гамәлдәге килешү, шуларның 130ы концессия килешүләре. 2023 елда Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексының капиталь төзелеш объектларын төзү һәм эксплуатацияләү буенча 2 концессия килешүе төзелде. ТР ИҮА әлеге проектны бөтен вакыт дәвамында озата барды: хокукый һәм финанс экспертизалар үткәрелде.
Бүгенге көндә ДХП механизмын кулланып гамәлгә ашырыла торган иң зур проект – Татарстан Республикасында “Шәле (М7 трассасы) - Баулы (М5 трассасы)” түләүле автомобиль юлы составындагы концессия килешүе. Әлеге килешү 2022 елның 11 гыйнварында имзаланган, инвестицияләрнең гомуми суммасы 82,4 млрд сум тәшкил итә.
2022 елда тармак министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук муниципаль районнар арасында дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча актив эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында 4 урынны алды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда республика 67нче урыннан 6нчы урынга күтәрелде. Шулай ук Татарстанда ДХП юнәлеше буенча нәтиҗәле эшнең танылуы булып «Алексеевское – Альметьевск» автоюлын төзегән һәм эксплуатацияләгән өчен магистраль транспорт өлкәсендә елның иң яхшы проекты өчен ПМЭФта Росинфра премиясе булды.
Талия Миңнуллина: "Татарстанда уңайлы инвестицион климат булдыру өчен күп эш башкарылган һәм аны саклап калу өчен әле күп эш башкарылырга тиеш. Иң якын бурычларның берсе - реинвестицияләү – республикага килгән инвесторлар уңайлы эшләсеннәр һәм яңа проектларны уңышлы үстерсеннәр өчен».