Талия Миңнуллина: «Һәр өч көн Татарстанда яңа компания барлыкка килә»

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда «Корстон»да Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының «2018 елда Агентлык эшенең нәтиҗәләре һәм 2019 елда куелган максатлар турында” коллегиясе утырышы узды.

Утырышта Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шагивалеев, «Волга» макрорегиональ филиалы директоры Алексей Миронов, сәүдә һәм үсеш буенча БМО конференциясенең стратегия һәм глобализация бүлегенең башлыгы Игорь Паунович чыгыш ясадылар.

Талия Миңнуллина доклады буенча Татарстанның тәҗрибәсе халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүдә югары бәяләнә. Икътисади күрсәткечләр буенча 2018 елда Татарстанның тышкысәүдә товар әйләнеше 12%ка җитте, аның күләме 19 млрд доллар тәшкил итте.

Татарстан могҗизалы

- Инвестицияләр күләме буенча без узган ел дәрәҗәсен саклый алырбыз дип ышанабыз. Россиядә чит ил инвестицияләр кими, әмма Татарстанда киресенчә – үсә. Беренче урында АКШ компанияләре Татарстан территориясендә проектларга акча керттеләр. Икенче урында Германия, өченчесе – Төркия. Алга таба Кытай бара.

2018 елда эшмәкәрләр эшкәртү сәнәгате, финанс өлкәсе, фәнни-техник эшчәнлек һәм төзелешкә инвестицияләр керттеләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсе дә үсте.

Инвестицияләр бар, басмалар юк

Агентлык республика муниципалитетларының инвестицион сөйкемлелек интеграль рейтингын уйлап тапты, аның беренче нәтиҗәләре 2019 елның мартында күрсәтеләчәк.

Беренче урында чит ил инвестицияләре күләме буенча муниципалитетлар араасында Алабуга районы тора. Яр Чаллы УКСИҮТ эше буенча яхшы эшли. Шәһәр сайтында инвестицион эшчәнлек буенча мәгълүмат Казанныкына караганда ике тапкыр күбрәк. ММЧда күп кенә районнар үз эшләрен яхшы күрсәтәләр, әмма кайберләре бу өлкәдә тискәре нәтиҗәләр алалар. 2019 елда эшне бергә башкарачакбыз.

Дөньяның бөтен йолдызлары

Дөнья дәрәҗәдәге проектларны гаамәлгә ашыру өчен инфраструктура кирәк. 2018 елда Татарстанда ике биш йолдызлы кунакханә ачылды.

«Казан Экспо» янында 2 млрд сумлы кунакханә комплексы төзелеше карала. 2018 елда статистика буенча һәр өч көндә чит ил капиталы катнашуы белән компания барлыкка килә. Атнага бер тапкыр яңа проект керә. Бу бездә уңай климат булуы турында әйтә. Әмма аны күбесенчә 10 муниципалитет барлыкка китерә, лидер – Казан. 2018 елда шәһәрдә чит ил капиталы катнашуы белән 232 яңа компания барлыкка килде, – дип Агентлык җитәкчесе белдерде.

Узган ел эчендә 5 Инвестицион Совет утырышы узды. Заявкалар буенча тулай инвестицияләр күләме 29,5 млрд сум тәшкил итте.

Агентлыкның эше инвесторлар белән очрашулардан, республика, федераль, халыкара чараларны оештырудан да тора.

Инвесторлар телендә

- 2018 елда без бизнесменнар-болельщиклар һәм чит ил компанияләрнең бизнес-миссияләре өчен чемпионат оештырдык, әлеге эштән 11 проект барлыкка килде. Элек без күбесенчә инвестицияләрне җәлеп итү белән шөгелләндек, хәзер базарларны һәм иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнеп, без республика эшханәләренә ярдәм күрсәтү кирәклеген күррәбез.

Бездә 11 телдә портал бар. Анда инвестор кирәк булган мәгълүмат таба ала. Агентлыкның 2019 елга приоритетлы максатлары: республика икътисадына инвестицияләр күләмен арттыру, УКСИҮТка резидентларны кертү, районнарга ярдәм күрсәтү, сәнәгый мәйданнарның эш эффективлыгын арттыру, ДХП проектларын гамәлгә ашыру һ.б

- Мин Агентлык эше белән канәгать. Хезмәткәрләремә рәхмәт белдерәм, – дип Талия Миңнуллина әйтте.

Социаль проектлар - инвестицион процесс өлеше

Анатолий Фомин Агентлык эшенең мөһимлеген ассызыклады. Агентлыкның Стратегия-2030 һәм Татарстан территориясендә булган социаль программаларны гамәлгә ашыруында өлеше зур булды.

2018 елда 100дән артык иҗтимагый оешма 150 млн сумга грант алды. Татарстанның Министрлар Кабинеты Бөтендөнья Банкы белән килешүгә кул куйды.

Без социаль өлкәдә булган проектлар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Монда без Агентлык белән хезмәттәшлек итергә әзер дип спикер белдерде.

«Акыллы» проектлар чоры

2017-2018 елларда компания «Ростелеком» 4 масштаблы проект гамәлгә ашырды. Инвестицияләр – 150 млн сум. Компания тышкы яктырту системаларын Менделеевск, Алабуга, Яшел Үзәндә яхшыртты. ТКХ хезмәте өчен түләү аның ярдәмендә кимеде. Компания 2019 елда берничә проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра – Яр Чаллыда һәм Әлмәттә. Тагын бер проект – Алабугада «акылла» автобус туктауларын урнаштыру. Бу барысы да Татарстанда яшәү сыйфатын күтәрә.

«Моны кулланырга кирәк!»

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы икътисади трендларындаа тукталды. Бердәм эшчәнлек Татарстанга шундый җиңел булмаган шартларда да уңышка ирешергә мөмкинлек бирә.

Без – күп яктан үсеш алган регион. Шуңа күрә инвесторлар өчен кызыксыну тудырабыз. Моны кулланырга кирәк, – дип Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклады.

Авыл хуҗалыгында зур потенциал бар. Без 5 млн тонна ашлык, 3 мон тонна сөт җитештерәбез. Дәүләт-хосусый партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча без 8нче урыннан 15нчегә төштек дип әйтте.

Мәскәү тәҗрибәсен карарга кирәк. Мәскәүнең инвестицион проект статусы инвесторга дәүләт ярдәмен алырга мөмкинлек бирә.

Регуляторлы һәм салым шартларында булган үзгәрешләр инвесторлар эшчәнлегенә комачаулыйлар. Моның өчен аерым федераль закон кабул итергә кирәк. Моның турында без декабрьдә Федерация Советында Татарстан көннәре кысаларында чыгыш ясадык. Әлеге проект Госдумага керәчәк.

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлеш

Коллегия утырышы тантаналы бүләкләү церемониясе белән тәмамланды.

- Безнең миссия – Татарстанны Россиядә иң яхшы шартларны тәкъдим итүче регион буларак алга таба мавыктыру. Бу 2019 елда без максималь рәвештә эшләрбез, – дип Талия Миңнуллина тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International