Шанхай хезмәттәшлек оешмасының регионнар башлыкларының очрашу нәтиҗәләре

2019 елның 17 мае, җомга

14-16 майда Татарстан Республикасы делегациясе Шанхай хезмәттәшлек оешмасының регионнар башлыкларының очрашуы һәм 2-нче Кытай халыкара инвестицион-сәүдә күргәзмәсе кысаларында үткәрелгән чараларда катнашты.

Чунцин шәһәренә визит кысаларында делегация Кытайның эре предприятиеләрендә булды һәм берничә сөйләшүләр үткәрде.

Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне киңәйтү буенча алдынгы машина төзелеше предприятиеләренең берсе җитәкчелеге белән җитештерү комплексын – культиваторлар, мини-тракторлар, двигательләр, генераторлар һәм башкаларны карап чыкканнан соң фикер алыштылар.

Предприятие Кытайда, Италиядә һәм Вьетнамда берничә заводтан тора. Компания продукциясе Россиягә (барыннан да элек, культиваторлар) актив экспортлана. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча 2019 елның июнендә безнең республикада җитештерүне урнаштыру өчен мәйданчыкларны карау һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән проектның икътисади нәтиҗәлелеге турында җентекләп эшләү максаты белән компания делегациясенең Татарстанга визиты турында килешүгә ирешелде.

Очрашуда 10 ил (Кытай, Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Пакистан, Иран, Әфганстан һәм Беларусь) вәкилләре катнашты. Россия өч регион: Татарстан Республикасы, Самара һәм Чиләбе өлкәләре белән тәкъдим ителде.

Очрашу пленар утырыш һәм сессия форматында узды. Чара кысаларында шулай ук сәүдә-инвестиция форумы оештырылды. Татарстан Республикасының икътисади эшчәнлеге һәм инвестицион потенциалын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев тәкъдим итте.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы регионнары башлыкларының очрашуы – илләр һәм регионнарның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен мәйданчык. Бу хакта Чунцин КПК ҮК Политбюро әгъзасы, КПК комитеты секретаре Чэнь Миньэр әфәнде белән дә сүз барды.

Дәүләт структуралары, Кытай һәм ШОС илләре бизнесы вәкилләре белән сөйләшүләр дәвам итте. Аерым алганда, Кытай энергетика компаниясе җитәкчелеге белән Татарстанда энергетика җиһазларын җитештерү буенча завод ачу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән җитештерүне урнаштыру өчен мөмкин булган мәйданчыклар турында да. Шулай ук Кытай предприятиесе вәкилләренең Татарстанга визитын оештыру турында килешүгә ирешелде.

Эш сәфәренең соңгы көнендә делегатлар Кытай халыкара инвестицион-сәүдә күргәзмәсендә катнаштылар, анда провинцияләр (Сычуань, Шаньси, Шандунь һ.б.) һәм алдынгы компанияләр экспозицияләре тәкъдим ителде.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге буенча тәҗрибә алмашу һәм фикер алышу Чунцин шәһәренең планлаштыру үзәгендә, шешләрне зарарсыз дәвалауга махсуслашкан «Хайфу» медицина компаниясендә һәм цифрлы икътисадны үстерү үзәгендә булды.

Шулай ук Татарстан делегациясе ШОС илләреннән килгән Кытай-Европа экспресс тимер юлы рейсын каршы алу тантанасында катнашты.

«Кытай белән сак, әмма актив эш алып барырга кирәк. Якын арада бу илдән яңа инвестицияләр көтелә, зур потенциал бар», – дип уртаклашты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International