Глобаль таләпләргә җавап биреп, трендларны булдырабыз

2019 елның 12 июле, җомга

Әлмәттә ягулык-энергетика комплексы үсеше: глобаль чакырулар һәм трендлар турында федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Россия һәм чит ил нефть һәм сервис компанияләре җитәкчеләре ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы Нефть саммиты панель дискуссиясендә фикер алыштылар. Быел саммит «HOT-Challenge 2019» I Халыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында уза, ул БДБ илләренең 5 ил: Россия, Белоруссия, Төрекмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанның яшь белгечләрен җыйды.

«Бу – яшьләрнең һөнәри потенциалын ачуга, перспектив хезмәттәшлек нигезләрен формалаштыруга ярдәм итәчәк уникаль мәйданчык. Моннан тыш, безнең яшь хезмәттәшләребез, нефтьчеләрнең өлкән буын тәҗрибәсенә һәм технологияләренә нигезләнеп, актуаль тармак таләпләренә нәтиҗәле җавап бирә алалар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Панель дискуссия алдыннан кунаклар форумның күргәзмә экспозициясен карадылар, анда «Татнефть», «Яр Чаллы торба заводы», «ТатРИТЭКнефть», «Кварт», «ТНГ-Групп», «Элкам» компанияләре һәм башкалар үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Рөстәм Нургалиевич уңай динамиканы билгеләп үтте һәм инновацияләрне эзләү һәм аларны гамәлгә кертү буенча даими эш алып бару нәтиҗәсендә, беренче чиратта, Татанефть көндәшлелеккә сәләтлелеген саклап кала.

«Бу биредә икенче тапкыр чыгыш ясау зур дәрәҗә. «Ветераннар”ны, таныш шәхесләрне күрү аеруча күңелле. Югары стандартлар, Сез куйган югары планкалар, минемчә, беренчедән – бу үрнәк, икенчедән – моңа җавап бирү өчен билгеле бер җаваплылык һәм безнең бурычларыбыз. Сез Татарстанның нефть тармагын гына төземәгәнсез. Сез Советлар Союзының нефть тармагы, шуңа бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең тармак башында тордыгыз, һәм күпмедер дәрәҗәдә күп дистә еллар дәвамында бу бөтендөнья нефть индустриясе үрнәге булды», – дип рәхмәт белдерде Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин һәм мондый форумнар һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлеге – «бик куанычлы әйбер», – дип билгеләп үтте.

Көн тәртибендә илебезнең нефть-газ тармагының төп проблемалары билгеләнде: рациональ файдалану, авыр чыгарыла торган запасларны нәтиҗәле эшләү, базарны цифрлаштыру һәм үзгәртү.

Панель дискуссия экспертлары арасында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Светлана Радионова, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, MOL Group һәм SLOVNAFT Күзәтчелек советы рәисе Золтан Алдотт, Global Business UOP LLC директоры Мөхәммәд Шәкүр чыгыш ясадылар.

Чараның модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

«Чираттагы ел рәттән Татарстан Республикасы Россия субъектлары арасында инвестицион климат буенча иң сөйкемлеләрнең берсе булып тора. Республика дәрәҗәсендә иң перспектив юнәлешләрне хуплау һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру турында Карар кабул итү дөрес булган. Республикада кластер үсешенең иң яхшы тәҗрибәсенең берсе бар. Казылма чыгаруны, аерым алганда, нефть һәм газ табуны без яхшы дип саныйбыз, чөнки бу – кешенең тормышы һәм үсеше өчен, бизнеска инвестицияләр өчен энергия, шулай ук барлык дәрәҗәдәге бюджетларның зур табыш чыганагы, шуңа бәйле рәвештә, һәр гражданның уңайлыгына, муллыгына һәм иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый», – дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Чара интерактив форматта узды. Катнашучылар фикеренчә, бүген нефть-газ тармагы өчен нинди темаларның актуаль булуы ачыкланган. Иң күп (36%) нефть-газ чыгару тармагын цифрлы үзгәртеп кору өчен тавыш бирде, 20% авыр чыгарыла торган запаслар һәм традицион булмаган углеводород чыганаклары, 19% – альтернатив энергетика, 16% – өлкән нефть ятмалары шартларында рациональ җир асты байлыкларыннан файдалану һәм 9 % – цифрлы нефть эшкәртү заводы өчен тавыш бирелде. Форумда катнашучылар хакатон форматында нефть-газ тармагының актуаль бурычларын хәл итәчәкләр.

«Татарстанда тулаем ил буенча булган проблемалар да бар. Авыр чыгарыла торган запаслар елдан-ел арта бара, һәм бу өлеш үсәчәк. Технологияләр кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Геологик запасларны үзләштерү өчен мең скважина эшләү кирәк. Татнефть инде хәзер үк аларны скважиналарның тыгызланган челтәре буенча бораулау ысулларын таба. Пласт технологияләре үсеше камилләштерелә. Компания белгечләре билгеләп үткәнчә, төп вектор булып нефть чыгару эшен цифрлаштыру, эшкәртү процессларын интеллектуаль җайга салуга күчү кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International