«Иннополис» МИЗ тарихында иң зур инвестицион агым – 30,8 млрд сум Татарстанга 10 яңа компания һәм партнер китерәчәк

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген А. С. Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 7 компания махсус икътисадый зона резидентлары статусын алды һәм 3 компания партнерлар булды.

«Бүгенге көндә Иннополис – Татарстан Республикасының гына түгел, бөтен Россиянең иң инновацион шәһәрләренең берсе. Бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алу буенча утырышта каралган проектлар сәламәтлек саклау тармагын, муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру, эшкуарларга һәм логистика үзәкләренә ярдәм итү өчен мәгълүмати-технологик карарлар эшләүгә, бизнес-процессларны автоматлаштыруга юнәлдерелгән. Яңа проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 30,8 млрд сум тәшкил итә һәм Татарстан халкын 550 эш урыны белән тәэмин итәчәк», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Утырышта каралган беренче проект, 2000гә кадәр сервер стойкаларын урнаштыру белән, 16 МВтка кадәр егәрлеге булган мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәгенең ике бинасын төзүне күздә тота.

Икенче проект – кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзү, аның җитештерү куәте 2024 елга елына 500 тоннага җитәчәк. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме – якынча 9 млрд сум. Җитештерү 25тән артык дару препаратларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Киләсе проект күп тармакларда, шул исәптән төзелеш, сәнәгать, нефть-газ, логистика һәм авыл хуҗалыгы тармакларында ихтыяҗ булган махсус техниканы арендалау буенча онлайн-платформа эшләүгә специальләшә.

Энергетика тармагы предприятиеләре һәм икътисадның башка секторлары өчен предприятие белән идарә итү системасын төзү өлкәсендә программа-техник комплекслар эшләү һәм программа белән тәэмин итү проектын шулай ук яңа резидентларның берсе тәкъдим итте.

Муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыруга аерым игътибар бирелде. Яңа резидент-компания белгечләре гариза бирүчеләрнең консультация базасын алып барырга һәм җыелма реестрларны булдырырга мөмкинлек бирәчәк системаны эшләүдә катнашачаклар.

Шуннан соң утырышта «Мемориал» проекты тәкъдим ителде – бөтен республика территориясендә 260 меңнән артык җирләү турында мәгълүмат тупланган бердәм мәгълүмат базасы, зиратлар эшчәнлеген автоматлаштырырга һәм ритуаль һәм пост-ритуаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, шулай ук электрон челтәрләр базасында биг-дата һәм приктив модельләр кулланып индивидуаль корпоратив мәгълүмат системаларын булдыру өчен ИТ-платформа проекты.

Шулай ук утырышта катнашучылар «Иннополис» МИЗның яңа партнерлары проектларын карадылар: мобиль кушымта һәм портал өчен түләү сервисларын үстерү буенча, җибәрү сортировкасында эшләүче логистик үзәкләр операторлары эшчәнлеген автоматлаштыру, стартап-проектлар буенча комплекслы сервисны үстерү, маммограммаларда онкологик авырулар һәм компьютер томографиясе билгеләре булуга медицина сурәтләрен анализлау, күкрәкнең һәм үпкәләрнең яман шешен иртә стадиядә ачыкларга өчен сервислар булдыру.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International