Бүген Россия Икътисадый үсеш министрлыгы илнең 2020 һәм 2021 елның беренче яртысындагы тышкы икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре турында документ бастырып чыгарды.
Федераль министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән нәтиҗәләрдә коронавирусның дөнья финанс агымнарына йогынтысын анализлау һәм ил икътисадының аерым тармакларындагы шундый ук чорлар белән чагыштырганда әйтелә.
«2021 елда дөнья икътисадында уңай процесслар дәвам итте. I квартал йомгаклары буенча халыкара товарлар белән сәүдә итү, алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 16,2% ка, ә беренче яртыеллыкта Россия товар әйләнеше 28,8% ка артты. ЕБ һәм АТИХ (рус. АТЭС) илләре өлеше 35,7% ка һәм 34,1% ка кадәр арткан, БДБ илләре өлеше 12,3% ка кадәр кимегән», - диелә документта.
Экспорт үсешендә иң зур уңышларны һәм тискәре тышкы һәм эчке конъюнктурага тотрыклылыкны агросәнәгать секторы күрсәтте. Тәэмин итүнең уңай динамикасы (2020 елда +19,2% һәм 2021 елның I яртыеллыгында +19,9%) түбәндәге факторларга бәйле: дөнья ихтыяҗы һәм бәяләре арту, Россия товарларының сыйфатын һәм конкурентлылык сәләтен арттыру, импортер илләр базарларында экспортлана торган продукцияне сертификацияләүне тәэмин итү эшенең дәвамы. Экспортны киңәйтүне, беренче чиратта, бөртекле культуралар, барыннан да элек, бодай (азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүнең 20% тан артыгы), шулай ук арпа һәм кукуруз тәэмин итте.
Россия Банкы мәгълүматларына караганда, арадаш юрисдикцияләр Россиягә иң эре инвесторлар булып кала: Кипрга җыелган туры чит ил инвестицияләренең 32% туры килә, Бермудларга – 11%, Нидерландларга - 9%. Әмма төп фактик инвесторлар булып башка илләр – Германия, Кытай һәм АКШ тора.
2020 һәм 2021 еллар башында Һиндстан, Гонконг, Согуд Гарәбстаны, Ирак, Марокко белән капитал салуларны үзара яклау турында килешүләр төзү һәм модернизацияләү эше дәвам итә. Килешүләр чит дәүләтләр территориясендә Россия инвестицияләрен яклау механизмнарын булдыруга, Россия инвесторларына озак сроклы тотрыклылыкны һәм хокукый мохитнең алдан фаразлануын тәэмин итүгә, шулай ук яңа инвестицион проектлар, товар әйләнеше үсеше, технологияләр һәм белемнәр алмашу хисабына өстәмә кыйммәтнең яңа чылбырларын формалаштыруга юнәлдерелгән.