Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Иҗтимагый советка сәнәгать парклары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар, җәлеп ителә торган чаралар һәм инвестицион эшчәнлекне цифрлаштыру турында сөйләделәр.
Ведомство башлыгы утырышны Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына Юлламасыннан башлап җибәрде, Рөстәм Миңнехановның республика ведомстволары каршындагы Иҗтимагый советларның һәм тулаем Иҗтимагый палатаның мөһимлеге, шулай ук социаль көн тәртибендәге сорауларны тормышка ашыру: COVID-19дан вакцинация һәм Бөтенроссия халык санын алу турында сүзләрен искә төшерде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә, әлбәттә, инвестицияләр мәсьәләсе булды.
"Инвестицияләр буенча без, үз чиратыбызда, үсәбез. Хәзерге вакытта шәхси инвестицияләр күрсәткече 113%, ягъни узган елга караганда 13% ка артым. Без хәзер икътисадның акрын торгызылуын билгеләп үтәбез. Федерация субъектларыннан инвестицияләр тагын 14% ка артты — бу яхшы күрсәткеч», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Президент кушуы буенча Татарстан Республикасының кайбер сәнәгать парклары агентлыгын идарәгә алу турында Иҗтимагый советка «Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры Айрат Гайфетдинов сөйләде (ТР ИҮА карамагындагы оешма).
“Кураторлык кысаларында безгә 15 сәнәгать паркы тапшырылды, эш барышында тагын 3 сәнәгать паркы кушылды. Потенциаль инвесторлар белән актив эш алып барыла, кайбер компанияләр сәнәгать парклары территориясендә эшчәнлек башлап җибәргән инде.
Хәзерге вакытта шулай ук ике муниципаль парк — Актаныш һәм Буа буенча эш алып барыла. Биредә «Татарстан проектлары» АҖ куратор гына түгел, биредә без инде ниндидер идарәче компаниягә әйләнәбез. Әлеге механизм Әлки муниципаль районының Алтын Үзәне сәнәгать паркында апробацияләнә, идарә итү компаниясе сыйфатында дәүләт компаниясенең эш тәҗрибәсе муниципаль җир участокларыннан нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәчәк”, — дип белдерде Айрат Гайфетдинов.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының Конвенш-бюросы җитәкчесе Гүзәл Бурнаева Европа һәм дөнья фәнни-эшлекле вакыйгалары, шулай ук 2021-2024 еллар чорына җәлеп ителгән чаралар турында сөйләде.
«Татарстан Россия Федерациясенең ике төбәгеннән берсе, ул Санкт-Петербург белән беррәттән үз территориясенә үз тармакларында иң яхшы халыкара конгрессларны җәлеп итә. Бүгенге көндә гаризалар портфеле 20 дән артык тематик юнәлеш буенча тәкъдим ителгән, бу республиканың көчле фәнни мәктәбе һәм аның сәнәгать профиленең күптөрлелеге турында сөйли. Татарстанның өстенлеге буларак, халыкара ассоциацияләр шулай ук БМОның тотрыклы үсеше максатларын тормышка ашыруда аның казанышларын, мәдәни-тарихи аспектта уникальлеген, бай гастрономик традицияләрне, уңайлы урнашуын, өр-яңа конгресс-күргәзмә инфраструктурасын, кунакчыллык индустриясенең тулы спектрын билгеләп үтә. Шул сәбәпле Россия ассоциацияләре дә үз милли конгрессларын республикага бик теләп алып килә», - дип сөйләде Гүзәл Бурнашева.
Ул Иҗтимагый советка Агентлыкта гына түгел, ә бөтен республикада цифрлы инвестицион эшчәнлекне алып бару турында хәбәр итте.
"Безнең цифрлаштыруга ярдәм итүче проектларның берсе - һәр инвестпроектның юл картасы төзелә торган инвестицион проектларны мониторинглау системасын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук бу системага Татарстан Республикасының тышкы элемтәләр агентлыгы оештырган «Татарстан һәм дөнья» базасы бәйле, аның ярдәмендә теге яки бу компания, делегация белән очрашулар тарихын күзәтеп була», — дип билгеләп үтте Марина Епифанцева.
"Инвестицион активлык бар һәм ул сизелә. Бу икътисади вәзгыять өчен инвестицион кәеф начар түгел", — дип йомгак ясады агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Иҗтимагый совет утырышын. Ул шулай ук Совет әгъзаларының республика икътисадына җәлеп ителгән шәхси инвестицияләр саны индикаторлары буенча сорауларына җавап бирде: «2021 елга безнең пландагы күрсәткеч - 516,9 млрд сум. Шулай ук безнең алда ел саен инвестицияләрне елына 5% ка арттыру турында федераль бурыч тора. Хәзер без график буенча барабыз, һәм бу күрсәткечне без үтәячәкбез».