21-22 июльдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышы булды. Утырыш барышында технологик суверенитетны үстерү өлешендә махсус икътисадый зоналар эшчәнлеген законнар белән җайга салу мәсьәләләре каралды.
Дәүләт Думасы депутатлары «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, «Үсеш» сәнәгать паркы, «Мастер» КИП, «Хайер» һәм «Яшел Үзән» индустриаль парклары эше белән таныштылар, Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләрендә булдылар. Предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү, яңа технологияләрне үзләштерү һәм технологик сыешлы продукция җитештерү социаль-икътисади үсешнең өстенлекле бурычы булып тора.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Утырышта Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаков, РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, статс-секретарь – РФ финанслар министры урынбасары Алексей Сазанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Агентлык фикеренчә, чарада инвесторлар өчен мөһим темалар күп яңгырады. Икътисади үсешнең төп рисклары буларак финанслар, логистика, җитештерү чылбырлары һәм предприятиеләр һәм җитештерүчеләрне кредитлау билгеләнде. Кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә чит ил контрагентлары белән түләүләр үткәрү буенча кыенлыклар саклана. Моннан тыш, рубль курсы безнең товар җитештерүчеләр продукциясенең тышкы һәм эчке базарларда конкурентлыкка сәләтле булуына да тәэсир итә.
Татарстан Хөкүмәте һәм РФ Дәүләт Думасы Комитеты тарафыннан каралу өчен кертелгән идеяләр арасында МИЗ моделе буенча тотрыклы кооперация чылбырларын булдыру яңгырады. Бу сәнәгать кластерларына, сәнәгать өлкәләренә, продукцияне һәм комплектлау әйберләрен ташламалы рәвештә кертү һәм чыгару мөмкинлекләренә кагыла.
МИЗ эшчәнлеген киңәйтү өлешендә, кирәкле инфраструктура булдыру өчен, ДХП схемаларын кулланырга тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, килеп туган икътисади вәзгыять химия, резина һәм пластмасса эшләнмәләр, автотранспорт чаралары җитештерү тармакларына зур йогынты ясаган. Әлеге юнәлешләрнең гомуми чагыштырма күләме республиканың сәнәгать җитештерүенең 28% ын тәшкил итә. Моннан тыш, ваклап сату әйләнеше кимеде. Республика икътисадында аның чагыштырма авырлыгы 4% тан артып китә. Бу шул исәптән азык-төлек булмаган товарлар сатуның кимүе белән дә бәйле.
Максим Топилин фикеренчә, бүген эчке ихтыяҗны стимуллаштыру һәм фәнни базаны үстерү мөһим. «Эчке ихтыяҗ гарантияләре кирәк. Моның өчен конкурс законнарына, корпоратив сатып алуларга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Бу технологияне корырга кирәк, - диде ул.
Дмитрий Вахруков билгеләп үткәнчә, санкцияләр шартларында илебез җитештерүчеләре өчен яңа урыннар ачыла. «Импортка чикләүләр бар, шул исәптән логистика да. Кайбер компанияләр китә. Продукциягә ихтыяҗ арта. Бу эчке базарны тәэмин итү буенча мөмкинлекләр, алар барлыкка килә һәм алардан һичшиксез файдаланырга кирәк. Бу генераль максат - Россиядә тулы җитештерү чылбыры кысаларында өстәмә кыйммәтнең максималь күләмен саклап калу», - диде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген махсус икътисадый зоналар эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнә. Аерым алганда, МИЗ аша тотрыклы кооперация чылбырларын үстерү моделен эшләү планлаштырыла.