ТР Инвестицион үсеш агентлыгы «Мед+» ММЦ ҖЧҖ белән 114 миллион сумлык күпфункцияле медицина үзәген төзү проекты буенча инвестицион килешү төзеде.
Проектның төп идеясе - Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре территориясендә күпфункцияле медицина үзәген булдыру. ММҮ бер территориядә берьюлы ике юнәлешне берләштерәчәк:
- 1 нче терминал эшчәнлеге тернәкләндерү медицинасы һәм реабилитация буенча хезмәт күрсәтүгә юнәлдереләчәк
- 2 нче терминал «Медерика» дәвалау-диагностика үзәген тәшкил итәчәк
Проектны шундый ук медицина үзәкләре эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе булган команда тормышка ашырачак.
2017 елның августында Яр Чаллыда тернәкләндерү медицинасы үзәге ачылды.
Проект җитәкчесе Сергей Антипов хәбәр иткәнчә, клиникада 5 ел эшләү дәверендә 4 меңнән артык пациент реабилитацияләнгән, шулай ук үзәк ДЦП белән авыручы 200 дән артык балага ярдәм күрсәтә. 2021 елның августыннан торгызу медицинасы үзәге социаль предприятиеләр реестрына керә.
2019 елның декабрендә «Медерика» медицина үзәге ачылды. Шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән «Медерика» үзәге амбулатор КТ-үзәкләре исемлегенә кертелгән.
Проектның гомуми бәясе - 114 млн сум, проектны гамәлгә ашыруның 7 елында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 37 млн сум күләмендә салым түләүләре керәчәк.
«Төбәкнең диверсификацияләнгән икътисады - сәнәгать, IT һәм нефть химиясе генә түгел. Социаль проектлар һәрвакыт аерым роль уйнады, шуларның берсе - әлеге медицина үзәге проекты. Мондый проектларны тормышка ашыруның мөһимлеге - халык өчен кискен ихтыяҗ булганчы инфраструктура булдыру. Нәкъ менә шуңа күрә Агентлык белән "Мед+" арасында төзелгән килешү шундый мөһим», - дип сөйләде Талия Миңнуллина.