Инфраструктурага финанс средстволарын җәлеп итү, торак төзелеше, транспорт челтәрен үстерү – Россия агломерацияләре өчен генә түгел, чит ил агломерацияләре өчен дә актуаль мәсьәләләр. 14 ноябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында «РЕБУС: Агломерацияләр: тәҗрибә, мөмкинлекләр, чакырулар» форумын ачкан пленар сессиядә катнашучылар аларны хәл итүнең гамәли алымнары турында фикер алыштылар.
Утырыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән башланып китте, ул Россия регионнарында һәм чит илләрдә агломерацияләр үсешенең аеруча актуаль мәсьәләләрен билгеләде. Ул ассызыклаганча, системалы алым эшләргә кирәк – шәһәр инфраструктурасына финанс средстволарын җәлеп итү өчен хокукый механизмнар һәм законнар базасы булдырырга, яңа торакны гына түгел, иҗтимагый, социаль объектларны да баланслы төзүне тәэмин итәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама кысаларында агломерацияләрнең һәм эре шәһәрләрнең 200 мастер-планын әзерләргә кушкан. Татарстан бу йөкләмәне үти - республика территориясендә инде өч агломерация төзелгән, аларда 3 миллионнан артык кеше яши, һәм бу территорияләргә Татарстанның тулаем эчке продуктының 85% туры килә. Республикада агломерацияләрне үстерүдә зур һәм уңышлы тәҗрибә тупланды, алар белән ул уртаклашырга әзер.
Агломерацияләрне нәтиҗәле һәм дөрес үстерү мисаллары чит илләрдә дә бар. Ван Цзидэ, Сиань шәһәренең (КХР) Халык сәяси консультатив советы рәисе, пленар утырыш кысаларында Кытай тәҗрибәсе турында сөйләде. Әйтик, Сианьда 13 млн кеше яши, шәһәр дөньядагы иң эре мегаполисларның берсе санала, шул ук вакытта аның яше өч мең елдан артык. Ул эре фәнни үзәк, транспорт төене буларак үсә, тиешле инфраструктура объектларына игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларның игътибарын КХР тәҗрибәсенә юнәлтте һәм агломерациянең җәлеп итү үзәкләре булырга тиешлеген ассызыклады, мәсәлән, уку йортлары, чөнки яшьләрне җәлеп итүгә юнәлеш тотарга кирәк.
Мисыр вәкиле Омар Нагати, Каһирә кластерының шәһәр тикшеренүләре, укыту һәм экологик тикшеренүләр лабораториясе белгече үз чыгышында Каһирә баштан ук архитектура планыннан башка төзелгән, әмма аның төзелешен, уникаль кыяфәтен бозарга ярамый, дип искәртте. Моннан тыш, шәһәр архитектурасында хәтта мондый хәлдә дә нинди дә булса хаос юк, ә аның төзелеше уйланылганлыгы белән гаҗәпләндерә. Эксперт фикеренчә, агломерацияләрне үстерү һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итү кысаларында фәнни мәсьәләләр белән практик чишелешләрне берләштерергә кирәк.
Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Никита Стасишин демографияне күтәрү бурычларының мөһимлеген билгеләп үтте һәм бу максат белән илдә «кече агломерацияләр» төзергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, катгый урбанизациягә йөз тотарга кирәкми.
"Агломерацияләр яши һәм үсә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бу процесс эш урыннары булдыру, инженерлык, социаль инфраструктура, транспорт челтәре объектларын төзү һәм модернизацияләү кебек бурычларга бәйле. Һәр төбәктә һәм һәр илдә аларны үзләренчә хәл итәләр, үзләренең уникаль тәҗрибәсе бар, ул, һичшиксез, файдалы һәм кызыклы булачак».
Пленар утырыш шундый нотада тәмамланды да инде. Аңа нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов һәм Никита Стасишин форум кысаларында эшләнгән документларны Россия Федерациясе Дәүләт Советына фикер алышуга тәкъдим итәргә килештеләр.
15 ноябрьдә тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу дәвам итәчәк: форумның икенче көнендә эксперт сессияләре һәм дискуссияләре, шулай ук агломерацияләрне закон чыгару практикасына интеграцияләүнең гомуми принципларын чагылдыра торган резолюция формалаштыру планлаштырыла.