Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Гуань Лэй Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының стратегик үсеш департаменты директоры Лиана Садикова, «Халыкара программалар дирекциясе» командасы катнашты. Казанда инде 3 ай эшли торган үзәкнең эш планнары һәм бурычлары, Кытай һәм Россия бизнесына ярдәм итү, шулай ук «РОСТКИ» форумын алга җибәрү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Гуань Лэй билгеләп үткәнчә, форум турында Кытайның һәр провинциясендә беләләр.
Сез дә катнаша аласыз! Форумның сайты - russiachinaforum.com.