Сәламәтлек саклау өчен технологияләр

2026 елның 26 июне, җомга

Татарстан табиблары киләчәктә Россия клиникаларында барлыкка килергә мөмкин булган медицина технологияләре белән беренче булып таныша алачак.  Хастаханәләр өчен яңа технологияләр, әлегә Татарстанда булмаган җиһазлар һәм аның нәтиҗәлелеген гамәлдә бәяләү мөмкинлеге — бу мәсьәләләр турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Сәламәтлек саклау өчен технологияләр» I фәнни-эшлекле симпозиумына әзерлек барышында фикер алыштылар. Быел беренче мәртәбә мондый форматта «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы кысаларында медицина юнәлеше тәкъдим ителәчәк. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы, республиканың мәгариф һәм дәвалау учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Симпозиум мәйданчыгында Россия һәм Кытай компанияләре югары технологияле медицина ярдәме өлкәсендә заманча эшләнмәләрне күрсәтәчәк. Табиблар медицина оешмаларында алга таба куллану күзлегеннән чыгып җентекләп өйрәнә, сынап карый һәм бәяли алачак перспектив карарларга аерым игътибар биреләчәк. Талия Миңнуллина: «"РОСТКИ" форумы алдынгы медицина технологияләре Россия клиникаларына тизрәк юл таба торган мәйданчыкка әверелә, димәк, пациентлар өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын яхшыртырга ярдәм итә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International