Иҗтимагый совет

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы чыгышлар һәм диалог форматында узды.

Сәламләү сүзендә Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина республика буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шулай ук Агентлык инвестицион эш барышы һәм эре халыкара чараларны – КазанФорум, АСЕАН саммиты күргәзмәсен уңышлы уздыру турында хисап тотты.

Иҗтимагый совет әгъзаларының инвестиция тематикасы буенча чыгышлары традициягә әверелә. Бүген КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасы мөдире Азат Садриев инвестиция проектларын югары технологик компетенцияле кадрлар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр белән чыкты. Шулай итеп, Агентлык өчен Иҗтимагый совет утырышлары – хисап чарасы гына түгел, ә белем, тәҗрибә уртаклашу һәм нәтиҗәлерәк инвестиция эше өчен рекомендацияләр алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International