Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

2026 елның 21 июне, якшәмбе

Инвестицион үсеш агентлыгы һәм шәхсән үзем исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез тирән белем, осталык һәм шәфкать таләп итә. Сез көн саен Татарстан халкының гомерен саклап каласыз һәм сәламәтлеген кайтарасыз. Сезнең эшкә тугрылыгыгыз өчен түбәнчелек белән баш иябез!

17-18 август көннәрендә узачак РОСТКИ форумы кысаларында «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумына чакырам. Анда Россия һәм Кытай җитештерүчеләренең практикада сыналган өр-яңа эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Татарстанның медицина җиһазлары, инструментлар һәм чыгым материаллары җитештерүне локальләштерү өчен инвестицион мөмкинлекләре бик яхшы - безнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектлар белән уңышлы эшләү тәҗрибәбез бар инде. Сыйфатлы медицина продукциясенә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары, ә илнең башка төбәкләре һәм чит илләр базарларына чыгу белән Татарстан халыкара икътисадый форумнары кысаларындагы күргәзмәләр ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Кытай (РОСТКИ) һәм Һиндстан (TIME) белән форумнарда бизнес һәм башкалар бушлай катнаша алалар.

Шулай ук искә төшерәм: без күптән түгел «Сәламәт инвестицияләр: бизнес һәм дәүләт медицинаны ничек үстерә» дигән конференция уздырдык, анда экспертлар тармакның перспективалары турында фикер алыштылар.

Материалларны сылтама буенча карап була 

Сезгә нык сәламәтлек, энергия һәм һөнәри уңышлар телим! Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт!

 

Татарстан Республикасыныж инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International