Агынтыларны чистартудан алып ясалма интеллектка кадәр: «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында яңа карарлар

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Утырыш барышында республиканың фәнни һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре тәкъдим ителде.

➡ Н. С. Курнакова исемендәге гомуми неорганик химия институты сәнәгать агынтыларын чистарту, суны зарарсызландыру һәм икенчел чималны эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләрне тәкъдир итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге технологияләргә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте һәм Татарстан югары уку йортларын һәм предприятиеләрен уртак эшкә активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.

➡ Шулай ук катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык һәм газ-мотор ягулыгында транспорт өчен көнкүреш газы сенсорларының яңа төрен карадылар. Җитештерүчеләр фикеренчә, аларны куллану тәүлек буе газның агып чыгуын контрольдә тотарга һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

➡ «ТурбоСервис Рус» компаниясе энергетика тармагы өчен инновацион чишелешләр тәкъдим итте. Компаниянең Татарстан энергетиклары белән хезмәттәшлегенең уңай тәҗрибәсе һәм киләчәктә багланышларның югары потенциалы билгеләп үтелде.

➡ Цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. МТС вәкилләре сәнәгать һәм экологик куркынычсызлыкны арттыру, шулай ук комплекслы киберкуркынычсызлык чараларын тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, корпоратив мохиткә ясалма интеллект кертү перспективалары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов ЯИ белән эшләү буенча министрлыклар, муниципалитетлар һәм предприятиеләр өчен укулар оештырырга тәкъдим итте.

https://rais.tatarstan.ru/index.htm/news/2535273.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International