Икътисадый форумда катнашу нәтиҗәле булуын телисезме? Алдан әзерләнегез!

2026 елның 7 августы, җомга

Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының 200ләп компаниясе «РОСТКИ» форумында катнашачак. СПСКга керүче предприятиеләр форум мәйданчыгында эшләргә ниятләүләрен расладылар инде, әмма визитның максималь нәтиҗәлелеге өчен алар регионның инвестицион потенциалы, әзер инвестицион мәйданчыклар һәм булган инфраструктура белән алдан ук танышырга теләк белдерделәр.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумына әзерләнү, гамәли нәтиҗәләргә ярдәм итү һәм СПСК белән Россия Федерациясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тирәнәйтү максатларында бүген махсуслаштырылган Россия-Кытай сәүдә-икътисадый онлайн-очрашу узды.

Чара, булган ихтыяҗларны һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, катнашучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруга, шулай ук ике ил предприятиеләренә базар мөмкинлекләрен үзләштерүдә һәм хезмәттәшлек каналларын киңәйтүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын агентлык җитәкчесе урынбасары Мария Кривенкова тәкъдим итте.

 

Яклар ике яклы багланышларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм алда торган форум кысаларында конкрет килешүләргә ирешүгә әзер булуларын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International