Лаеш районының муниципаль инвестиция советы

2026 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы катнашында Лаеш муниципаль районының муниципаль инвестиция советы утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, Агентлык инвесторлар белән эшләү буенча вәкаләтле орган буларак районнарның инвестсоветлары әгъзалары составына кертелгән.

Түбәндәге проектлар каралды:

• ️масштаблы проектны гамәлгә ашыру: «Үсеш һәм инновацияләр» югары технологияле сәнәгать комплексын төзү (югары технологияле җитештерү предприятиеләре, бизнес-инкубаторлар, ІТ компанияләр, яңа типтагы җитештерү-склад биналары төзү: потенциаль инвесторлар белән килешүләр һәм меморандумнар төзелгән инде). Проектны финанслау компанияләрнең үз акчалары хисабына башкарылачак.

• «Кама диңгезе» яр буе территориясендә глэмпинг (ял базасы) булдыру.

Әлеге проектлар өстендә эш алып барыла, безнең яңалыкларны күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International