Татарстан һәм Япониянең эшлекле мөнәсәбәтләре: «Чын япон» сыйфаты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Соңгы вакытта Россия белән Япония арасында ике яклы элемтәләрне активлаштыру бара – бу Мәскәү Кремле һәм Сочида узган очрашулар сериясе, Ерак Көнчыгыш икътисадый форумында Россия Президенты Владимир Путинның Япония Премьер-министры белән сөйләшүләр, шулай ук елның ахырына планлаштырылган иң югары дәрәҗәдә ике яклы берничә чара. Шул исәптән, Токиода узырга тиешле икътисадый хезмәттәшлек  буенча хөкүмәтара комиссиянең чираттагы утырышы.

Япония хезмәттәшлекне территориаль бәхәсне хәл итүгә бәйлелелеккә куючы элекке принципиаль позициядән кире кайта һәм Россия белән бөтен яклап икътисадый хезмәттәшлекне барлык көче белән үстерергә ниятли. Владивостокта узган икенче Ерак Көнчыгыш икътисадый форумы вакытында гына $1,3 млрд.га 20-гә якын килешүгә кул куелды. Элегрәк Сочида сөйләшүләр вакытында Япония премьеры Синдзо Абэ белән Россия президенты Владимир Путин арасында Россия-Япония мөнәсәбәтләренең үсеше буенча 8 юнәлештән торган «яңа юл» планы расланды.

Ашкынулы вакыйгалар фонында Татарстан Япония белән мөнәсәбәтләрне саклап кына калмады, ә үстерде дә – үзенең территориясендә Япония бизнесына актив рәвештә ярдәм итә. Мәсәлән, бүгенге көндә республикада «Mitsubishi Heavy Industries» һәм «Sojitz Corporation» Япония компанияләре катнашуы белән «Аммоний» ААҖ бердәм проекты тормышка ашырыла. Тагын бер «Yokogawa Electric Corporation» компаниясе республиканың иң зур оешмаларын индустриаль автоматлаштыру буенча эшчәнлек алып бара. «Медицина Фәне Үзәге» медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәге һәм «Эйдос-Медицина» компаниясе Juntendo, DNAForm Япония компанияләре һәм RIKEN институты белән бердәм проектларны эшләп чыгара.

Узган айда Япония эшлекле даирәләренең республикага визиты кысаларында Казанда «Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк» Эшлекле форумы узганын өстәргә кирәк.  Форумда 24 алдынгы Япония компанияләре, Япония Хөкүмәте һәм Россия Федерациясендәге Япония Илчелеге вәкилләре катнашты. Гомумән алганда, соңгы 2 ел эчендә Татарстан белән Япония арасында иң югары дәрәҗәдә 5 бердәм визит узды. Шуларның арасында 2014 елда VI Россия-Япония инвестицион форумында катнашу, 2015 елда Татарстан Республикасы Президентының Япония Премьер-министрының киңәшчесе белән очрашуы, Киотода ел саен уза торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында Татарстан делегациясенең катнашуын билгеләргә кирәк. 2016 елның февралендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Президент Рөстәм Миңнехановның Япониягә бизнес-миссиясе узды. Соңгы визит барышында делегация индустриаль автоматлаштыру өчен җайланмалар җитештерү буенча «Fanuc» Япония компаниясенең заводында булды, анда Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенең компаниянең президенты белән очрашуында катнашты. «Mitsubishi Heavy Industries» компаниясенең директорлар советы рәисе һәм «Sojitz Corporatio» компаниясенең директорлар советы башлыгы урынбасары белән очрашу узды.   

19 сентябрьдә Казанда Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия икътисадый үсеш Министры Урынбасары Станислав Воскресенский, шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Россия икътисадын модернизацияләү буенча 6 Россия-Япония консультатив советының утырышы узды. 44 алдынгы компанияләр, шул исәптән бөтен дөньяга танылган IHI, Hitachi, Komatsu, JGC, Kawasaki, Sumitomo һәм башкалар, вәкилләреннән торган Япония делегациясен Россия Федерациясендәге Япониянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки җитәкли. Алдынгы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, Азия-Тын океан регионы базарларына экспорт базасын формалаштыру һәм Россия сәнәгать структурасын диверсификацияләү фикер алышуның төп темалары булып торды. Яклар энергия ресурсларын чыгару һәм уңайлы һәм чиста тирәлекне булдыруга юнәлтелгән шәһәр төзүдә сәламәт тормышны озынайтуга булыша торган бердәм эшчәнлек өлкәләре буенча фикер алыштылар.

Тоёхиса Кодзуки Татарстан башкаласына бер көн элек 18 сентябрьдә якшәмбе көнне килде, кичен аның Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән кичке аш узды. Формаль булмаган сөйләшү вакытында Татарстанның иң яшь сәясәтчесе һәм Япония Илчесе икътисадый хезмәттәшлекнең үсеш перспективалары, шулай ук ике илнең эшлекле даирәләре арасында элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар. Татарстанга беренче тапкыр килгән Кодзуки август аенда Мәскәүдә узган Татарстан мәдәнияте көннәре калдырган уңай тәэсирләре белән уртаклашты һәм безнең илләр арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләрен хәл итүдә Япония бизнесының тәвәккәл ниятен билгеләде. Шулай ук, Япония Илчесенең визит программасында Казан Кремлендә Татарстанның Президенты белән очрашу, IT-паркында һәм Федераль Университетта булу.

«Япония республиканың ышанычлы һәм озак вакытлы партнеры. Чыгучы Кояш иле белән хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерү безнең максат булып тора, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Татарстан белән Япония арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр турында бу «Чын япон» сыйфаты дип әйтергә була!».

Октябрь аенда Татарстан Республикасының делегациясе Киотода узачак Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр халыкара форумына килергә җыена. Моннан тыш, 2018 ел Япония һәм Россиянең Төрле яклы елына багышланачак, аның кысаларында төрле юнәлешләр буенча мәдәни алмашу узачак.      

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International