Беренчел мәгълүматлар буенча Казан икътисадына инвестицияләр 389 млрд сум тәшкил итәчәк, бу үткән ел белән чагыштырганда 38 млрд сумга күбрәк. Казан шәһәре думасының 20 февральдәге хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин шундый мәгълүмат китерде. Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 109,6% тәшкил иткән. Үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме 20% ка арткан – 840 млрд сумга кадәр. Төяп җибәрүнең гомуми күләменең 80% ы эшкәртү тармаклары продукциясенә туры килә (+20%). Төп өлешне оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре кертте. Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт күләме 1,6 трлн сумнан артык булыр дип көтелә, бу 2023 елга караганда 300 млрд сумга күбрәк.
Шәһәрнең урта һәм эре предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 21% ка арткан һәм 90 мең сумнан артып киткән. Шул ук вакытта шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимум 0,3% ка җиткән.
Федераль һәм республика ярдәменнән 19,1 млрд сумга якын 1446 бизнес субъекты файдаланды. Казанның алты сәнәгать паркында 642 резидент эшли (12 меңнән артык эш урыны). Алар төяп җибәргән продукция күләме 102 млрд сум тәшкил иткән.
Казанда гамәлгә ашырылган кызыклы инвестпроектлар арасында «Химград» территориясендә «Авиация интерьерлары», Николай Ершов урамындагы «Арт центр» сәүдә комплексы, Салават күпере ТКсында «ФИЗРА спорт үзәге» төзелеше бар.
Яңа масштаблы проект «Төньяк капкалар» мәйданчыгы булачак, анда СИБУР һәм башка резидентларның инвестиция проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла, инвестицияләр күләме - 88 млрд сум. Мәйданчыкта меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак.