«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» 25.11.1998 № 1872, «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 28.11.2003 №49-ЗРТ, «Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» 02.08.2008 №53-ЗРТ Татарстан Республикасы Законнары нигезендә инвесторларга, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручыларга Татарстан Республикасы бюджетына күчерелә торган табышка салым ставкасын 13,5% ка кадәр киметү һәм проектны гамәлгә ашыру өчен оешма тарафыннан яңа төзелгән яисә сатып алынган мөлкәткә салым ставкасын 0,1% ка кадәр киметү каралган.
Әлеге ташламалар Татарстан Республикасының Еллык инвестиция меморандумында билгеләнә торган Татарстан Республикасы инвестиция сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре нигезендә яңа җитештерү куәтләрен булдыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы барлык милек рәвешләрендәге юридик затларга бирелә. Шул ук вакытта ташламалы чор инвестицияләр башланган вакыттан 7 елдан артмаска тиеш, ә машина төзелеше тармагында салым ташламалары 13 елга кадәр вакытка бирелергә мөмкин.
Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге предприятиеләрдә гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча салым ташламаларын милеккә салым буенча гына бирергә мөмкин.
Дәүләт ярдәмен күрсәтүнең мәҗбүри шартлары арасында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектының өстенлеге тора (аңа тиешле статус бирү өчен ул Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелергә тиеш).
Исемлеккә кертү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына һәм тармак министрлыгына кушымта рәвешендә инвестиция проекты паспортын тапшырырга кирәк.
Шулай ук салым ташламаларын бирү мөмкинлеген карау өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына инвестиция проектының бизнес-планын һәм раслаучы документларның күчермәләрен үз эченә алган дәүләт ярдәме күрсәтүгә гариза җибәрергә кирәк.
Мөрәҗәгать итүчегә, инвестиция проектына, гариза документларының составына һәм рәвешенә карата җентекле таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларында бәян ителгән:
- 07.05.1999 ел, № 284 «Татарстан Республикасында инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә һәм оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында»;
- 24.07.2006 ел, № 377 «Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы арасында инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәне һәм инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында шартнамә формаларын раслау турында».
Татарстан Республикасында Инвестиция меморандумы механизмы нәтиҗәсендә түбәндәге ДХП проектларына дәүләт ярдәме күрсәтелде:
1) "Татарстан Республикасында реабилитация медицина үзәге төзү" ("ПремиумСтрой-Инвест" ҖЧҖ, Казан шәһәре);
2) Әлмәт шәһәрендә «ФИЗРА спорт үзәге" физкультура-савыктыру комплексы" спорт инфраструктурасы объектын төзү һәм эксплуатацияләү;
3) Чаллы шәһәрендә "ФИЗРА спорт үзәге" физкультура-савыктыру комплексы" спорт инфраструктурасы объектын төзү һәм эксплуатацияләү;
4) юл төзелеше өчен тимер-бетон әйберләрнең киң спектрын, шул исәптән премиум-класслы тротуар плиткасын җитештерү ("Коген Казан" ҖЧҖ, Казан ш.);
5) "Татарстан Республикасында "Казан-Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршрутын үстерү буенча "Шәле (М–7)-Баулы (М–5) " түләүле автомагистрален төзү кысаларында "Шәле (М-7) – Наратлык" автомобиль юлын төзү" ("Автострада" АҖ, Питрәч, Арча, Биектау, Әтнә муниципаль районнары);
6) «Татарстан Республикасында "Казан – Оренбург" федераль автомобиль юлының яңа маршрутын үстерү өчен "Шәле (М-7) – Баулы (М-5) " түләүле автомагистрален төзү кысаларында "Алексеевск – Әлмәт" автомобиль юлын төзү" ("Автострада" АҖ, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт муниципаль районнары);
7) "Татарстан Республикасында текстиль эшләнмәләрен арендалау һәм сәнәгый эшкәртү буенча җитештерү-логистика комплексын төзү" (»Мастер Клининг " ҖЧҖ, Казан шәһәре).