ТР ИҮА Бердәм презентация үзәге

Бердәм презентация үзәге - ул потенциаль инвесторлар белән эшләү өчен билгеләнгән күргәзмә-презентация залы. Ул Татарстан Республикасының инвестицион, икътисадый һәм җитештерү потенциалы турында мәгълүматны нәтиҗәле таратырга ярдәм итә һәм күргәзмәләр залын, «Made in Tatarstan» экспорт стенасын, милли татар йортын, интерактив экраннарны һәм республикада эшләп килүче сәнәгать предприятиеләренә һәм индустриаль паркларга виртуаль рәвештә бару мөмкинлеге булган 5D-кинотеатрны үз эченә ала. Бизнес-миссияләр оештыру Татарстан Республикасына инвестицияләр җәлеп итүнең иң нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора. Чит илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләренең визитлары берничә көн эчендә делегатларны төбәктәге инвестиция мөмкинлекләре, гамәлдәге инфраструктура белән таныштырырга, локаль бизнес-бергәлекләр һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән эшлекле багланышлар урнаштыруда ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

2016 елның 22 декабрендә БПҮ эшләтеп җибәрелгәннән бирле Агентлык хезмәткәрләре анда булу буенча статистика алып бара. 2016-2023 елларда БПҮдә 1236 делегация булган - бу 9413 кеше. Шулай ук үзәккә ел дәвамында килгән илләр саны буенча статистика алып барыла. 2017 елда Үзәк Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе (WAIPA) тарафыннан дөнья өчен уникаль дип танылды.

2015 ел - 81 делегация, 390 кеше, 33 ил

2016 ел - 70 делегация, 540 кеше, 16 ил (Кытай, Германия, Көньяк Корея, Франция, Иран, Япония, Фарсы култыгы илләре, АКШ, Финляндия, Италия)

2017 ел - 200 делегация, 1468 кеше, 25 ил (Кытай, Тунис, Франция, Төркия, Пакистан, Германия, Венгрия, Япония, Көньяк Африка Республикасы, СГК, Италия, Һиндстан, Көньяк Корея, Куба, Иран, Израиль, Швейцария, Португалия, АКШ, Индонезия, Чехия, Болгария, Финляндия, Мальта)

2018 ел - 192 делегация, 1620 кеше, 43 ил (Германия, Бурунди Республикасы, БГӘ, Кытай, Төркия, Япония, Франция, Уганда Республикасы, Швейцария, Иран, АКШ, Бангладеш, Италия, Бельгия, Латин Америкасы, Мисыр, Финляндия, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Англия, Төньяк Осетия-Алания, Дагыстан, Тунис, Мозамбик, Мисыр, Пакистан, Ирак, Вьетнам, Әрмәнстан, Бөекбритания, Грузия, Испания, Польша, Корея, Швейцария, Сингапур, Һиндстан, Норвегия, Англия, Женева, Малайзия)

2019 ел - 189 делегация, 2115 кеше, 40 ил (Австралия, Австрия, Германия, Бельгия, Бөекбритания, Венгрия, Вьетнам, Гагаузия, Мисыр, Израиль, Индонезия, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Катар, Кытай, Корея, Латвия, Литва Республикасы, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Фәләстин, Россия [13 регион], Сингапур, Словакия республикасы, АКШ, Таиланд, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария, Шотландия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Япония, ШОС)

2020 ел - 120 делегация, 609 кеше, 25 ил (Әфганстан, Башкортостан, Германия, Израиль, Индонезия, Иран, Йемен, КХР, Конго, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша, Россия, Сенегал, Сербия, Словакия, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция, Чехия, Швеция, Япония)

2021 ел - 180 делегация, 1109 кеше, 48 ил (Австрия, Азәрбайҗан, Аргентина, Бахрейн, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Вьетнам, Германия, Дания, Мисыр, Зимбабве, Израиль, Һиндстан, Индонезия, Ирак, Иран, Испания, Ирландия, Италия, Казахстан, Кения, Кыргызстан, Кытай, Күвәйт, Ливан, Литва Республикасы, Люксембург, Молдова, Мьянма, Нидерландлар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Россия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Словакия, АКШ, Таиланд, Төркия, Уганда, Үзбәкстан, Филиппиннар, Франция, Чили, Швеция, Көньяк Африка Республикасы, Көньяк Корея, Япония)

2022 ел - 113 делегация, 682 кеше, 24 ил (Абхазия, Австрия, Әрмәнстан, Әфганстан, Бахрейн, Беларусь, Вьетнам, Германия, Индонезия, Иран, Казахстан, Кытай, Колумбия, Куба, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сьерра-Леоне Республикасы, Россия, Сенегал, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Шри-Ланка)

2023 ел - 172 делегация, 1270 кеше, 34 ил (Абхазия, Азәрбайҗан, Беларусь, Мисыр, Һиндстан, Иран, Испания, Кытай, Ливия, Малайзия, Марокко, Молдова (Гагаузия), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Россия, Төньяк Корея, Сербия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Шри-Ланка, Көньяк Африка республикасы)

2024 ел - 93 делегация, 957 кеше, 25 ил (Азербайджәрбәйҗан, Беларусь, Бразилия, Босния һәм Герцеговина, Венгрия, Венесуэла, Вьетнам, Германия, Доминикана, Мисыр, Һиндстан, Иран, Казахстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Кытай, Ливия, Мали, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Филиппин, Эфиопия).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International