• Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзасы
• Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
I. БЕЛЕМ АЛУ:
2002-2007 Казан Идел буе федераль университеты, белгечлеге - чит телләр: инглиз һәм француз телләре. Кызыл диплом.
2008-2009 Казан Идел буе федераль университетында МВА программасы (Гомуми менеджмент белгечлеге буенча)
2012-2013 Бөекбритания дәүләт университетында МВА программасы (Персонал белән идарә итү белгечлеге буенча). Кызыл диплом.
Сингапур Милли Университеты каршындагы Ли Куан Ю исемендәге Дәүләт сәясәте мәктәбен, Сингапур Республикасы дәүләт хезмәте көллиятен, Сингапур шәһәр үсеше идарәсе академиясен, «Сколково» ИИММ, «РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ФДБОУВО, «Саклык банкының Корпоратив университеты» АНО ДПО, Стэнфорд университетын, Канада Дәүләт хезмәте институтын тәмамлаган.
II. ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ:
2007-2010 Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы (Инвестиция эшчәнлеге җыелма бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы киңәшче, бүлек башлыгы)
2010-2014 Татарстан Республикасының Президенты Аппараты (Татарстан Республикасының Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү секторы мөдире, бүлек мөдире)
2014-хәзерге вакытка кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте (Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе)
III. ЮРИДИК ЗАТЛАРНЫҢ ИДАРӘ ОРГАННАРЫНДА ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ ЭШЧӘНЛЕКТӘ КАТНАШУ:
- Татарстан Республикасының Инвестиция Советы секретаре
- Инвестицион үсеш агентлыкларының Милли Ассоциациясе Идарәсе Рәисе урынбасары
- Бөтендөнья инвестицион үсеш агентлыклары ассоциациясе әгъзасы
- «Татарстан проектлары» АҖ Директорлар советы әгъзасы
- «Татнефтехиминвестхолдинг» АҖ Директорлар советы әгъзасы
- «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ Директорлар советы, Эксперт советы әгъзасы
- «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона» АҖ Директорлар советы әгъзасы
- «Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды» КБО Күзәтчелек советы әгъзасы
- «Казан талантлар ачык университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Күзәтчелек советы әгъзасы
- «Казан Экспо» АНО Күзәтчелек советы әгъзасы
- «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай», «Яшел Үзән», «Менделеевск» алгарышлы үсеш алган территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия әгъзасы
- Ел саен үткәрелә торган «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты секретаре
- "РОСТКИ: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты секретаре
- "TIME: Татарстан - Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек»
- Татарстан Республикасының "Россия" Халыкара күргәзмә-форумында катнашуга әзерлек буенча республика оештыру комитеты секретаре
- 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеге кысаларында чаралар әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты әгъзасы
- Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Эксперт советы әгъзасы
- Татарстан Республикасында «Нәтиҗәле регион» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советы әгъзасы
- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы әгъзасы
- Азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы әгъзасы
- Татарстан Республикасының уңышлы социаль-икътисадый үсеш тәҗрибәләрен һәм инициативаларын сайлап алу буенча ведомствоара региональ комиссия әгъзасы
- Конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия әгъзасы
- Татарстан Республикасы һәм Азәрбайҗан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзасы
- Татарстан Республикасы Экспорт советы әгъзасы
- Татарстан Республикасында инвестиция климатын яхшырту һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестиция климаты торышы милли рейтингының иң яхшы тәҗрибәләрен кертү буенча проект офисы әгъзасы
- Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Попечительләр советы әгъзасы
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыручы инвестиция программаларын карау буенча Эксперт советы әгъзасы
- Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең 13 органы коллегияләре әгъзасы
IV. БҮЛӘКЛӘР
Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы
2024 ел - Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстергән өчен RTIB (Россия һәм Төркия эшмәкәрләре ассоциациясе) шәхси рәхмәте
2024 ел – Annual Investment Meeting компаниясеннән «Sponsor&Partner Award» хезмәттәшлеге өчен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына рәхмәт хаты
2023 ел - «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе»нең «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе эшендә актив катнашканы һәм ИҮАМА.Global эксперт мәйданчыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» шәхси рәхмәте
2023 ел - «Ел инвестицион үсеше агентлыгы», «Регионара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен», «Ел алып баручысы» номинацияләрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җиңүе өчен «Лира» премиясе
2023 ел - Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең «ИҮАМАның 10 еллыгы уңаеннан инвестицион климатны үстерүгә керткән өлеше һәм эшмәкәрлек бергәлегенә ярдәм иткәне өчен» шәхси рәхмәте
2023 ел - «Магистраль транспорт өлкәсендә елның иң яхшы проекты» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең җиңүе өчен Росинфра премиясе
2023 ел – World Halal Summitка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының катнашуы өчен рәхмәт хаты
2022 ел - «Россиядә дестинация үсешенә өлеш керткән өчен» номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җиңүе өчен EFEA Awards премиясе
2021 ел – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңүе өчен EFEA Awards премиясе
2021 ел – World Halal Summitка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының катнашуы өчен рәхмәт хаты
2020 ел – «Россия төбәкләре һәм БМОның тотрыклы үсеш максатлары» программасында Татарстан Республикасын уңышлы тәкъдим итүгә, шул исәптән Нью-Йоркта һәм Женевада БМО мәйданчыкларында регионны тәкъдир итү барышында зур өлеш керткәне өчен БМОның Россия Ярдәм ассоциациясенең шәхси рәхмәте.
2020 ел - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының "Хөкүмәт/ коммерциячел булмаган оешма» номинациясендә җиңүе өчен "Stevie Awards" премиясе
2020 ел - FDI Magazine журналының «Киләчәк шәһәрләре һәм төбәкләре 2020/21» премиясе Татарстан Республикасын «Туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү стратегиясе буенча киләчәкнең иң яхшы Европа төбәкләре 2020/21» номинациясендә Топ-10 номинациясенә керткән өчен премиясе
2019 ел - инвестицияләр өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен Berlin Capital Club Award шәхси премиясе
2019 ел - Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының «Югары профессионализм һәм чит ил капиталын җәлеп итүгә һәм Россия Федерациясе икътисадын үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен» шәхси рәхмәте
2019 ел - «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе эшендә актив катнашканы һәм Татарстан Республикасына инвесторларны җәлеп итү механизмнарын булдыруга зур өлеш керткәне өчен» шәхси рәхмәт хаты
2019 ел - «Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия төбәгендә инвестицияләр җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык» номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җиңүе өчен Annual Investment Meeting премиясе һәм төбәкне халыкара дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим иткән өчен рәхмәт белдерү
2019 ел – тынычлык мәдәнияте Институтының (ЮНЕСКО) шәхси премиясе - «III меңьеллык Пассионарий» номинациясендә «Дөнья розасы»алтын медале
2019 ел - «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе»нең «Татарстан Республикасына инвестицияләр җәлеп итү механизмнарын булдыруга зур өлеш керткән өчен» шәхси рәхмәте
2018 ел - «Тотрыклы үсешкә инвестицияләр җәлеп итүне алга сөргән өчен» «Инвестицияләр җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык» номинациясендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын махсус искә алган өчен БМО премиясе
2018 ел - «Ел хатын-кызы: Хөкүмәт/коммерцияле булмаган оешма» номинациясендә «Stevie Awards» шәхси премиясе
2018 ел - Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясенең «Татарстан Республикасында ислам финанславын үстерүгә өлеш керткән өчен» шәхси бүләге
2018 ел - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының шәхси рәхмәт хаты
2017 ел - «5 еллык дуслык һәм G-20Y саммитында катнашу өчен» шәхси бүләге
2016 ел - Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Уңыш тарихы» федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗә җитәкчеләренең иҗади эшләр конкурсында җиңү
2015 ел - «Инвестиция фәрештәсе» халыкара инвестиция премиясенең «Иң уңайлы инвестиция климаты булган Россия Федерациясе субъекты» I премиясендә Татарстан Республикасы җиңүе
2015 ел - Татарстан Республикасының Инвестиция порталы «Алтын сайт» конкурсында 2016 елда «Эшлеклеләр һәм хакимият органнары сайты» номинациясендә 1 урынны яулады.
Кияүдә, улы бар