ТҮБӘН КАМА АЛГАРЫШЛЫ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДЫЙ ҮСЕШ ТЕРРИТОРИЯСЕ
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (АСИҮТ) — ябык административ-территориаль берәмлекне дә кертеп, Россия Федерациясе субъекты территориясенең бер өлеше, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, инвестицияләр җәлеп итү, икътисадны тизләтелгән үстерүне тәэмин итү һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында, эшкуарлык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус хокукый режимы билгеләнгән.
ИКЪТИСАДЫЙ ЭШЧӘНЛЕК ТӨРЛӘРЕ ИСЕМЛЕГЕ
ЭШМӘКӘРЛЕК ЭШЧӘНЛЕГЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРУНЫҢ АЕРЫМ ХОКУКЫЙ РЕЖИМЫ
|
Салым исеме |
АСИҮТтан башка |
АСИҮТ |
|---|---|---|
|
Табышка салым, шул исәптән |
20% |
0 — 5% |
|
2% |
0% |
|
Җир салымы |
Уртача 1,5% |
0% |
|
Оешмалар милкенә салым |
2,2% |
0% |
|
Бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре |
30% |
7,6% |
|
22% |
6% |
АСИҮТ РЕЗИДЕНТЛАРЫНА ТАЛӘПЛӘР
1. шәһәр территориясендә теркәлгән юридик зат;
2. үзгәртеп кору, бетерү яки банкротлыкта булмау;
3. бюджет фондларына салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча недоимкалар булмау, бюджет системасы алдында башка бурычлар булмау;
4. АСИҮТтан читтә филиаллар яки вәкиллекләр булмау;
5. АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм инвестицияләр, шул исәптән капитал кертемнәр кертү.
ИНВЕСТИЦИОН ПРОЕКТЛАРГА ТАЛӘПЛӘР
1. Түбән Кама моношәһәре чикләрендә инвестицион проектны тормышка ашыру;
2. икътисадый эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләре исемлеге;
3. эш урыннары булдыру:
4. реестрга кертелгәннән соң беренче ел дәвамында капиталь кертемнәр күләме 2,5 млн сумнан да ким түгел. Тормышка ашыру чорында барлыгы - 10 млн. сумнан да ким булмаган күләмдә;
5. эшчеләрнең гомуми саныннан 25% тан артмаган санда чит ил эшче көчләрен җәлеп итү.