Атна вакыйгалары
Путин цифрлы сумны кертү турындагы законга кул куйды. Цифрлы сум белән операцияләрне махсус система ярдәмендә башкарырга мөмкин булачак, аның операторы Үзәк банк булачак.
Федерация Советы күп фатирлы йорт-һәйкәлләрне капиталь ремонтлау турындагы законны хуплады. Капиталь ремонтка ике юл каралган. Бинаның мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия өлешләренә кагыла торган эшләр, мәсәлән, фасадлар һәм интерьер, мондый объектларны саклауны исәпкә алып, тарихи-мәдәни экспертиза үткәреп башкарылачак.
Дәүләт Думасы икенче укылышта махсус икътисадый зоналар (МИЗ) булдыру механизмнарын һәм идарә итү схемаларын үзгәртә торган, шулай ук МИЗ резиденты статусын алуны гадиләштерә торган закон проектын кабул итте. Документ РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителде.
Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы якын арада эшләтеп җибәреләчәк Россия һәм Кытай арасында визасыз туристик алмашу көтелүен игълан итте.
Социаль челтәрләрдә: https://vk.com/wall-211407548_822