Яр чаллы шәһәренең сәнәгать мәйданчыклары
Инвестиция эшчәнлеге һәм инвестицион мәйданчыклар булдыру буенча алып барыла торган эш кысаларында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге түбәндәгеләрне хәбәр итә:
2014-2020 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә инвестицион эшчәнлекне үстерүнең озак сроклы максатчан программасын эшләү буенча эш алып барыла.
Моннан тыш, башкарма комитетның 28.10.2013 ел, № 6449 карары белән, «2013-2016 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү» программасы расланды, ул муниципаль җитештерү, инвестиция мәйданчыклары булдыру, җирле үзидарә органнарының мәгълүмати ачыклыгын аңлату, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының муниципаль заказда катнашуын күздә тота. Хәзерге вакытта әлеге программаның үтәлеше мониторингы алып барыла.
Программада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасының эшләве кирәклегенә игътибар бирелде, ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буенча федераль программаларда, субъектларны үстерүнең төбәк программаларында каралган чараларны уңышлы гамәлгә ашыруга нигез булып тора.
Моннан тыш, «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү механизмы» дигән документ расланды. Нәтиҗәдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү структурасы расланды һәм системалы эшли, анда бизнес үсешенә ярдәм итүче 46 оешма кергән.
Шәһәрдә инвестицияләр өлкәсендә алып барыла торган эшне координацияләү максатыннан, Мэрның 27.09.2013 ел, № М609 карары белән, Яр Чаллы шәһәре Мэры каршындагы инвестицияләр һәм инновацияләр буенча Иҗтимагый совет төзелде.
Шәһәрнең булдырылган Иҗтимагый советы проектларны Яр Чаллы шәһәре территориясендә тормышка ашыруның максатчанлыгы һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга ярдәм итү кирәклеге (мөмкинлекләре) һәм Татарстан Республикасы Инвестицион советына тәкъдим итү өчен аларның тәкъдимнәре проектларын карарга һәм анализларга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Совет функцияләрендә Яр Чаллы шәһәренең инвестицион проектлары каталогына кертү һәм аларны алга таба алып бару өчен проектларны сайлап алу эшен координацияләү каралган.
Шәһәрнең инвестицион проектлары исемлеген һәм потенциаль инвесторлар исемлеген туплау максатыннан, 2012 елда «Инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлык» барлыкка килде. Әлеге агентлык шәһәрнең Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм шәһәрнең бизнес-бергәлеге белән хезмәттәшлек итә. Агентлык эшчәнлеге шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларына инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Агентлык тарафыннан Чаллы шәһәренең инвестицион проектлары каталогы эшләнде, анда инвестицияләр эзләүче 15тән артык предприятие һәм оешма керде. Тәкъдим ителгән барлык проектларның да бизнес-планнары бар. Шулай ук шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге сайты булдырылды - chelny-invest.ru
Бүгенге көндә шәһәрнең Башкарма комитеты, Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгы белән берлектә, ай саен чит ил һәм Россия делегацияләрен кабул итә. Агентлык каршындагы Тышкы элемтәләр бүлеге, эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм икътисади элемтәләрне җайга салу һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен партнерлар җәлеп итү максаты белән, Россия регионнарына һәм чит илләргә эшлекле миссия оештыру өлешендә эшли башлады.
Агентлык атна саен эре бөтенроссия һәм халыкара икътисади һәм инвестицион форумнарда катнаша. 2013 ел башыннан агентлык Тверь, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург һ. б. форумнарда, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия Федерациясенең стратегик инициативалар агентлыгы күчмә семинарларында катнашты. 2014 елда Россия регионнарына халыкара күргәзмәләр һәм бизнес-миссияләр буенча еллык план расланды.
Моннан тыш, Агентлык белән «Үсеш» сәнәгать паркына резидентлар эзләү буенча килешү төзелде.
Эшмәкәрләрдән шәхси агросәнәгать мәйданчыклары булдыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килә. Безнең шәһәр территориясендә - «Южный» агросәнәгать паркы. «Южный» агросәнәгать паркының гомуми мәйданы 2,3 га тәшкил итә. Парк 380 эш урыны булдыруга исәпләнгән. 2013 елның июнь ахырында 2880 кв. м мәйданлы 100 павильоннан торган яңа объект файдалануга тапшырылды, ә 2014 ел ахырына икенче объект – гомуми мәйданы 4320 кв. м булган 200 павильонлы ике катлы бина.
Яр Чаллы шәһәре һәм якын-тирә муниципаль районнар эшкуарларының товар агымы логистикасын оптимальләштерү һәм яхшырту кысаларында «Чаллы икмәге» ЯАҖ «Кама аръягы төбәге» агросәнәгать паркын төзүне планлаштыра. Мондый паркны булдыру регионның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга, 1000нән артык яңа эш урыны булдырырга, авыл хуҗалыгы продукциясен бәя кую сәясәтенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә, сатыла торган продукциянең сыйфатын контрольдә тотарга, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырырга һәм алдынгы аграр технологияләр кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Яр Чаллы шәһәренең икътисадый җәлеп итүчәнлеген күрсәтү мәсьәләсендә «ЭКСПО-КАМА» Күргәзмә үзәге зур роль уйный, ул шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү инфраструктурасының бер өлешен тәшкил итә. Әлеге үзәк - Татарстан Республикасында халыкара һәм бөтенроссия күргәзмәләрен оештыручыларның иң эреләреннән берсе. Компания күргәзмәләрендә эшләү дәверендә Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 10 меңнән артык предприятие катнашты. Күргәзмәләргә елына 95 000 артык кеше йөри.
Башкарма комитетның икътисади үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе шәхси инвесторлардан шәхси сәнәгать мәйданчыклары булдыру мәсьәләләре буенча барлык тәкъдимнәрне дә карый. Әлеге эш юлы белән 3 проект эшләнде: «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы, «Кориб» сәнәгать инвестицион паркы һәм «Чаллы» индустриаль паркы.