Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән документ муниципалитетларның су объектларыннан рекреацион максатларда файдалану тәртибен раслау вәкаләтләрен төгәлләштерә.
Федераль канун нигезендә, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә су объектларыннан рекреацион максатларда файдалану кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук планлаштырыла торган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар уздыру мәсьәләсе кертелгән.
Шулай ук закон проектында, хокук куллану практикасын исәпкә алып, чит дәүләтләрнең дәүләти-территориаль, административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән очрашулар, консультацияләр һәм башка чаралар үткәрү рәвешендә җирле үзидарә органнары тарафыннан халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты килештерү срокларының кыскартылган срокларын кертү карала.
ТР Дәүләт Советы утырышы эшендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Социаль челтәрләрдә: https://vk.com/wall-211407548_1239