Яңа Белоруссия проекты

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2016 елдан Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы «СТиМ» Белоруссия компаниясе белән хезмәттшлек алып бара, ул юл разметкасы өчен материалларны һәм җиһазны җитештерә. Компаниянең заводлары Белоруссиядә Брест шәһәрендә, Польшада һәм Смоленск өлкәсендә бар. Компаниянең еллык әйләнеше 2,96 млрд. сум тәшкил итә.

2016 елның язында Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм “СТиМ” компаниясе вәкилләре белән очрашу барышында Татарстанга инвестицияләү буенча төп сораулар турында сөйләштеләр: җитештерүнең урнашу урыны, салым өстенлекләре һәм кадрлар сәясәте.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Белоруссия җитештерүен урнаштыру өчен Яшел Үзән, Пистрәч, Тюлячи, Балык Бистәсе районнарында урнаштыру өчен берничә мәйдан тәкъдим итте, шулай ук Алабуга һәм Яр Чаллы каралды. Сөйләшүләрдән соң “Алабуга” МИЗ сайланды. Проект 2017 елның июнендә Татарстан Республикасының Инвестицион советында каралды һәм республика җитәкчелеге ягыннан хуплауны алды.

«СТиМ –Алабуга» ААҖ яңа проекты елга 7900 тонн күләмендә пыяла шарларны җитештерүне күз алдында тота. Инвестицияләрнең тулай күләме 222,2 млн. сум тәшкил итәчәк, яңа җитештерү 44 эш урынын барлыкка китерәчәк һәм 2019 елның 4-нче кварталында башлап җибәреләчәк.

“Яктылыкны кайтаручы пыяла шариклар куркынычсыз йөртү өчен шартларны тәэмин итүнең иң файдалыларның берсе булып тора. Пыяла шариклары булган разметкалар төнлә күренә. Пыяла шариклар булмаса – төнлә күренми. Машина фараларыннан яктылык пыяла шариклары штрихына тия, разметка төнлә яхшырак күренә башлый. Пыяла шариклар һәм разметка материаллары бергә кулланылышта яктылыкны кире кайтаручы системаны тәшкил итә. Шундый “куркынычсыз” һәм кирәк булган проект Татарстанда үз җитештерүен башлап җибәрәчәк”, - дип сөйли Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International