Басыгыз, Kazan Legal килә!

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

-    14-16 сентябрьдә Казанда Халыкара юридик форум узачак. Нигә нәкъ Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы аның оештыручы булып тора?

-    Танылган Россия математигы һәм уйлап табучысы Георгий Александров әйткәнчә, “юрист башкалардан сүзләрне математик формулалар кебек куллану белән аерыла”. Шулай соңгы Forbes мәгълүматы буенча формалашучы базары булган илләр белән чагыштырганда Россиядә иң зур чит ил портфель инвестицияләр агымы карала. Бу Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Мексикадан күбрәк. Россия активларына һәм кыйммәтле кәгазьләренә кызыксыну нефтькә бәяләренең ныгуы, Россия һәм Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуы белән аңлатыла. Бу шартларда Россия регионнарында булган сәнәгый активлар һәм ресурслар турында мәгълүмат кыйммәтле. Зур компанияләрдә тәкъдимнәрне анализлау һәм чишү үзәге рәвешендә юристлар чыга. Нәкъ хокук өлешенең бәясе нәтиҗәсендә компанияләр инвестицион хезмәттәшлек буенча карар чыгаралар. Безнең бурыч – инвестицияләрнең “башка юлга” китмәвен, аларның бизнесны алып бару өчен комфортлы һәм уңай регионны, яисә Татарстанны сайлауны оештыру.

-    Юридик чара белән беренче ассоциация – озак чыгышлар һәм авыр терминология. Чара кызыксыз булмасмы?

-    Юристлар һәм адвокатлар күбесенчә утырышларның һәм эшлекле сессияләрнең классик рәвештә үткәнен тота баралар. Әмма без юридик чараларны үткәрүдә яңа тенденцияләрне кертергә тәкъдим иттек: интерактив сессияләр, мәгариф воркшоплар һәм ачык дискуссияләр, сөйләшүләр һәм ял зоналары өчен креатив чишелешләр. Без рәсми регламентны бозмыйча яхшы сөйләшүләр өчен комфорт шартлар булдырабыз.

Моннан башка программа барышында катнашучылар Казанның инфраструктурасы һәм күренекле урыннары, Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныша алачаклар. Без зур компанияләр вәкилләре белән индивидуаль очрашуларны планлаштырдык. Барлыгы чара барышында 30дан артык сессия, түгәрәк өстәл һәм брифинг узачак.

-    Форумда нинди зур чишелешләр ирешергә планлаштырыла?

-    Партнерлар белән бергә без Форум повесткасын уйлап таптык, стандартлы темалардан киттек һәм компанияләр һәм оешмалар өчен мөһим темаларда тукталдык: бу узып китүче үсеш территорияләре һәм инновацияләр өчен хокук чишелешләр,  “акыллы шәһәрләр” белән идарә итү; киләчәк технологияләрне канун регулирлаштыру; сәнәгатьтә куркынычсызлык; Doing business in Russia компанияләре өчен хәтәрләр.
«Kazan Legal» Халыкара юридик форумының пленар утырышының темасы “Икътисади үсешнең төп факторы буларак хокук тирәлеге” булачак, анда Татарстан җитәкчелеге, алда баручы Россия һәм чит ил фирмаларының юридик хезмәтләр җитәкчелеге һәм вәкилләре катнашачак. Шундый повестка очраклы гына түгел: бизнесның яңа хокук өстенлекләре һәм юридик ярдәм итү чараларын уйлап табу Татарстанга инвестицион климат буенча лидерлык статусын ныгытырга һәм алдагы вакытта Татарстан икътисадына акча кертү буенча чишелешләрне кабул итү процессларын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

-    Халыкара саммитында нинди илләр катнашачак?

-    География бик киң: 25 илдән артык. Алар арасында АКШ, Великобритания, Панама, Латвия, Германия, Швейцария, Франция, БГЭ, Һиндстан, Иран, Сингапур, Нигерия һәм Тунис.

-    Танылган юристлар киләчәкме?

-    Анда 500дән артык кеше катнашачак, 60 эксперт арасында – Россиянең юристлар ассоциациясе идарәсенең рәисе Владимир Груздев, Эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкаләтле Борис Титов, РФ Конституцион Судында РФ Хөкүмәтенең вәкаләтле вәкиле Михаил Барщевский, «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» АБ партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Статс-секретарь – Россия ФАСының җитәкче урынбасары Андрей Цариковский, Евразия Икътисади Комиссиясенең сәүдә буенча Коллегия әгъзасы, идарә рәисе урынбасары Вероника Никишина.
Форумда катнашырга Европа Советының гадел хөкем эффективлыгы  буенча Европа комиссиясе рәисе Георг Штава кызыксыну белдерде.

-    Бизнес форумда нинди рәвештә катнашачак?

-    Төп катнашучылар һәм экспертлар – милләтара компанияләр һәм бизнес гигантларының юристлары, алар арасында «МТС» ААҖ корпоратив һәм хокук сораулары буенча вице-президенты Руслан Ибрагимов, «Московская Биржа»  ААҖ юридик департамент директоры Александр Смирнов, «Росгеология» АҖ корпоратив һәм милек мөнәсәбәтләре блогының җитәкчесе Михаил Казанцев, ГК «Росводоканал» хокук сораулары буенча директор Дмитрий Тимофеев, «Сколково» фондының хокук һәм административ сораулар буенча өлкән вице-президенты Николай Аверченко, «ТМК»  ААҖ хокук сораулары буенча Генераль директоры Андрей Зимин.

Халыкара экспертлар арасында RPC (Великобритания, Гонконг, Сингапур) баш партнеры, рәисе Руперт Босволл, Hengeller Mueller (Германия) партнеры Кристиан Шмис, Macfarlanes (Великобритания) партнеры Джеймс Поппервелл, Boies Schiller Flexner LLP (Великобритания) партнеры Мэтью Гетц, Magnusson (Швеция) баш партнеры Пер Магнуссон, WOLF THEISS (Австрия) партнеры Клеменс Троттенберг, Shardul Amarchand Mangaldas&Co (Һиндстан) баш партнеры Риту Балла, «ЮГ» АБ идарә партнеры Юрий Пустовит, PRK Partners (Чехия) Адвокат бюросы директоры һәм партнеры Ян Кохоут булачак. Күренгәнчә, халыкара делегатлар арасында бренд компанияләренең җитәкчелек вәкилләре бар, бу аларның без тәкъдим иткән яңа форматы белән кызыксынуын күрсәтә.

-    Чараның дәрәҗәсен ничек бәялисез?

-    Михаил Барщевский әйткән иде, “Адвокатта капиталның бер форматы – аның репутациясе бар”. KazanLegal сайтында регистрация ачык, әмма анда глобаль процесслар белән бәйләнгән шәхесләр генә катнаша алачак. Чара  Евразиядә танылган Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм партнерлар» Адвокат бюросы ярдәмендә үтәчәк.

-    Нәкъ юристларның инвестицияләргә карар чыгаруына ышанасыз?

-    Хокук тирәлеге – инвесторлар акчалары өчен илләр һәм регионнар арасында конкурентлы көрәштә билгеләүче фактор. Моны Бөтендөнья банкының Doing Business рейтингы раслый. Ул контактларны башкаруын тәэмин итү, миноритарийларның хокукларын саклау, хезмәт базарын регулирлаштыру күрсәткечләренә нигезләнгән. Россиянең прогрессы бу рейтингта 6 ел эчендә 120 урыннан 40нчы урынга күчү дәүләтнең инвестицион тирәлекне яхшырту өчен көчләр бирүен күрсәтә. Эш региональ дәрәҗәдә дә бара. Форумның төп идеясы: Россия юрисдикциясенең бизнесны алып бару өчен сөйкемлелеген күрсәтү, алдагы реформалар өчен юнәлешләрне билгеләү, Татарстан үсешенең стратегиясе һәм инвестицион һәм эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча чаралар турында сөйләшү. Зур милли корпорацияләр юристлары үз үзләрен беләләр һәм без KazanLegalның аларның даирәләрендә Татарстанның инвестицион сөйкемлелеге турында мәгълүмат тарату өчен инструментка әйләнәчәк дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International